Лениногорскида 9 пар игезәкләр туды
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 9 пар игезәкләр туды

1 августта Лениногорск ЗАГС бүлегендә тугызынчы пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Ленар белән Айгөл Бигмановлар гаиләсен шушы искиткеч, тантаналы һәм үзенчәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!
 Ике куанычыгыз - Амир һәм Дамир һәрвакыт сезнең горурлыгыз һәм куанычыгыз булып барсын. Гаиләгезгә бәхет, иминлек, исәнлек-саулык һәм балаларыгызга матур балачак телибез!

 

Лениногорск ЗАГС бүлеге

фото: pixabay.com


Нет комментариев