Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Ял иткән өчен салым түли башлыйбыз

Ял итәргә барган өчен курорт салымы түләргә туры киләчәге турында күп сөйләнде. Салымның күләме дә халыкта кызыксыну уятты. Бәлки бу чираттагы имеш-мимеш кенәдер дип уйлаучылар да булды. Россия Президенты Владимир Путин бу законга кул куйганнан соң, күп нәрсәгә ачыклык керде кебек. 2018 елның 1 маеннан Кырым, Алтай, Краснодар, Ставрополь краенда...

Ял итәргә барган өчен курорт салымы түләргә туры киләчәге турында күп сөйләнде. Салымның күләме дә халыкта кызыксыну уятты. Бәлки бу чираттагы имеш-мимеш кенәдер дип уйлаучылар да булды.

Россия Президенты Владимир Путин бу законга кул куйганнан соң, күп нәрсәгә ачыклык керде кебек. 2018 елның 1 маеннан Кырым, Алтай, Краснодар, Ставрополь краенда ял итүчеләр курорт салымы түләргә тиеш була. Аның күләме, сезонга, ял итү урынының кайда урнашуына карап, төрлечә.

Әйтик, Кырымда ял итүчеләр көненә - 25-35 сум тирәсе, Краснодардагылар 20-30 сум тирәсе өстәмә түләячәк. Салым 2018 елда көненә 50 сумнан артмаска тиеш. Әлеге тәҗрибә 2022 елга кадәр дәвам итәчәк. Җыелган акча төбәктә туристик инфраструктураны үстерүгә юнәлтеләчәк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев