Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Хәния Фәрхигә зур премия бирелми калган

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов хәбәр итте. "Тәтешледә реконструкциядән соң ЗАГС һәм мәдәният сараенда, октябрь аена кадәр, Хәния Фәрхи белән сөйләшеп, Әнгам Атнабаев исемендәге премияне тапшырырга...

Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхигә Әнгам Атнабаев исемендәге премия бирелми калган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Башкортстанның Тәтешле районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәлиф Рәхимов хәбәр итте.

"Тәтешледә реконструкциядән соң ЗАГС һәм мәдәният сараенда, октябрь аена кадәр, Хәния Фәрхи белән сөйләшеп, Әнгам Атнабаев исемендәге премияне тапшырырга ниятләгән идек. Шунда ук концертын да үткәрергә теләдек. Бу - районыбызның зур премиясе. Ни кызганыч, ул бирелми калды. Габделхәй абый белән сөйләшеп, кызларын, туганнарын да чакырып, шушы чараны уздырасы бар", - дип белдерде Рәлиф Рәхимов һәм бу премиянең гадәттә Әнгам Атнабаевның туган авылы Күрдемдә тапшырылуын билгеләп үтте.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, 2016 ел өчен бу премияне Хәния Фәрхигә бирүне район комиссиясе 22 февральдә үк хәл иткән булган, тик Хәния Фәрхинең кайта алмавы сәбәпле, бу чара кичектерелеп килгән, дип яза Татар-информ. Рәлиф Рәхимов Әнгам Атнабаев исемендәге премиягә җырчылардан Салават Фәтхетдинов та ия булуын әйтте.

"Хәния Фәрхине җирләдек тә онытылды түгел. Безнең үткәрәсе чаралар күп", - дип белдерде Рәлиф Рәхимов.

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев