Татарстанда 13 яшьлек бала кунакка кайткан җирдә фаҗигагә тарып һәлак булган
МЧС хәбәр итүенчә, фаҗига Татарстанның Лаеш районында килеп чыга. Казаннан каникулга кунакка кайткан 13 яшьлек кыз иптәшенең күз алдында суга батып үлә. Беренчел мәгълүмат буенча, ике иптәш кыз авылдан ерак булмаган ясалма сулыкка коенырга дип килә. Күпмедер вакыттан соң беренчесенең күз алдында иптәше су төбенә китә. Якын-тирәдә олы кешеләр булмау...
МЧС хәбәр итүенчә, фаҗига Татарстанның Лаеш районында килеп чыга. Казаннан каникулга кунакка кайткан 13 яшьлек кыз иптәшенең күз алдында суга батып үлә.
Беренчел мәгълүмат буенча, ике иптәш кыз авылдан ерак булмаган ясалма сулыкка коенырга дип килә.
Күпмедер вакыттан соң беренчесенең күз алдында иптәше су төбенә китә. Якын-тирәдә олы кешеләр булмау һәм үзе генә берничек тә ярдәм итә алмау сәбәпле, бу вакыйга фаҗига белән тәмамлана.
Водолазлар баланың мәетен соңрак өч метр тирәнлектән табып ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев