4 август 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида узган янгын сүндерүчеләр конкурсыннан ФОТОЛАР
Розалия Мостафина фоторы
-
“Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе” конкурсының җиңүчесе билгеле
Бүген Лениногорскида "Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе" бөтенроссия конурсының республика этабы узды, аның җиңүчесе "Саба урман хуҗалыгы" учреждениесе мастеры - Рәис Шәкүров. 47 яшьлек хезмәткәр барысыннан да оста булып чыкты. Хәзер аңа Татарстан данын Россия күләмендә якларга кирәк булачак. Ярышта Татарстанның төрле районнарыннан яшьләре 21дән узган, урманчы булып ике елдан...
-
Татарстанда бер эшче тереләй җир астында күмелеп калып үлгән
Балтач районында торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре өстенә җир ишелеп, шунда ук аның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Фаҗига Карелино авылында ягулык-газ станциясе янында булган, дип яза "Татар-информ". Җир асты эшләре алып барган вакытта эшче өстенә җир ишелеп төшкән. Шуның...
-
Туйның да була төрлесе – фингаллы кияү белән «чебен тешләгән» кәләшлесе
Бу туй минем тәҗрибәмдә иң үзенчәлекле туйларның берсе булып исемдә калды. каеннар яңа гына яфрак яра башлаган бик матур вакытта Нурлат районында узды ул. Гадәттә без, туй башланыр алдыннан бер-ике сәгать алдан килеп, аппаратура көйли торабыз, иркенләп әзерләнеп, кабаланмыйча гына эшне башларга яратабыз. Кичке биштә башланачак бу туйга да өчтән...
-
Лениногорскилылар, җылы һәм яңгырлы көннәр көтелә
4 августта Казанда һәм республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин, кайбер районнарда яшен булу ихтималы да бар, дип хәбәр итә Татар-информ. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә яшен вакытында ул секундына 20 метрга...
-
Минлесхоз РТ: Седьмой год в Татарстане проходит без единого лесного пожара
В республике безопасность лесов обеспечивают 23 пожарно-химические станции, численность лесопожарных формирований составляет свыше 600 человек. В Татарстане седьмой год проходит без единого лесного пожара. Об этом сегодня в ходе проведения республиканского этапа всероссийского конкурса «Лучший лесной пожарный-2017» рассказал первый заместитель министра лесного хозяйства РТ Эмир Бедертдинов. По информации Минлесхоза РТ,...
-
Җырчы Алсу Бөтендөнья Татар конгрессында
Бөтендөнья Татар конгрессында җырчы Алсу да катнаша. Ул корылтайның президиуымына сайланды. "Татар булуым белән горурланам. Без барыбыз да милләтебез белән горурланырга тиешбез", - дип белдерде Татарстанның халык артисты, Россия эстрадасы йолдызы Алсу Сафина-Абрамова Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VI съездына килгәч. Алсу бүген съездның пленар утырышында катнаша. "Татарстанны, Казанны яратам, һәрвакыт...
-
Лениногорскига “Иң яхшы урман янгынчысы-2017” һөнәри осталык конурсының региональ этабына янгынчылар җыелды
Бүген Лениногорскида " Иң яхшы урман янгынчысы-2017" III бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының региональ этабы бара. Анда республика районнарының урман янгын сүндерүчеләре катнаша. Конкурс район Сабан туе уза торган Каенлыкта барды. Катнашучыларга 3 этапны узарга кирәк, аның беренчесе теоретик белемнәрне ткшерү, икенчесе физик әзерлекне тикшерү һәм каршылыклар полосасын вакытка үттеләр
-
Фатир алучылар игтибарына: дәүләт ярдәме арта
Шушы көннәрдә фатир алырга теләгән яшь гаиләләргә дәүләт ярдәменең күләме артуы мәгълүм булды. Элек Татарстанда яшь гаиләләргә фатир алганда процентсыз дәүләт ярдәме 400 мең сум иде, хәзер ул фатир бәясенең 60%ын тәшкил итәчәк. Ярдәм гаиләнең составына һәм Россия төбәкләр үсеше министрлыгының Татарстан өчен квартал саен билгели торган квадрат метрның уртача...
-
Туган телебезне саклауга барлык милләтләргә дә кагыла
Хөрмәтле милләттәшләр-ватандашлар! Мөхтәрәм кунаклар! Уважаемые делегаты! Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Бүген мин безнең барыбызны да 25 еллык катлаулы юлны узып, икътисади һәм сәяси каршылыкларны җиңә-җиңә, югалмыйча-таралмыйча алтынчы съездга җыелышуыбыз белән ихлас күңелдән котлыйм! Милли тарихыбызда беренче тапкыр татарларның бөтендөнья иҗтимагый оешмасы барлыкка килде. Узган 25 ел эчендә Бөтендөнья татар конгрессы, аның...
-
Марат Кәбировның Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре: «Габделхәй абыйның концерт алдыннан аны тамашачылар белән очраштырмаска тырышуының сәбәбе бер генә түгел иде»
Башкортостанда соңыннан бик популяр булып китәчәк "Атна" гәзитенең баш мөхәррире булып, беренче саннарын әзерләп йөргән вакыт. Танылган җырчы белән әңгәмә кору исәбеннән Хәния Фәрхигә шалтыраттым. Ләкин сөйләшү бөтенләй бүтәнчә юнәлеш алды. - О-о, Марат! Әле үзем сине эзли идем. Безгә алып баручы кирәк бит. Шушы арада гына Чаллыда концертлары буласы...
-
БАЛАЛАРНЫ 7 ЯШЬТӘН МАШИНАДА КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫК КАЕШЫ БЕЛӘН КАПТЫРЫРГА РӨХСӘТ ИТЕЛӘ
Россиядә балаларны йөртүгә кагылышлы юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Радик Рамазанов сүзләренчә, юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында 7 яшькәчә балаларны җиңел машинада яки йөк машинасы кабинасында йөрткәндә бары тик махсус креслога утыртырга кирәк диелә. Ә 7-11 яшьлек балаларны исә йә махсус...
-
Җомга иртәләре мөбарәк булсын!