Фатир алучылар игтибарына: дәүләт ярдәме арта
Шушы көннәрдә фатир алырга теләгән яшь гаиләләргә дәүләт ярдәменең күләме артуы мәгълүм булды. Элек Татарстанда яшь гаиләләргә фатир алганда процентсыз дәүләт ярдәме 400 мең сум иде, хәзер ул фатир бәясенең 60%ын тәшкил итәчәк. Ярдәм гаиләнең составына һәм Россия төбәкләр үсеше министрлыгының Татарстан өчен квартал саен билгели торган квадрат метрның уртача...
Шушы көннәрдә фатир алырга теләгән яшь гаиләләргә дәүләт ярдәменең күләме артуы мәгълүм булды. Элек Татарстанда яшь гаиләләргә фатир алганда процентсыз дәүләт ярдәме 400 мең сум иде, хәзер ул фатир бәясенең 60%ын тәшкил итәчәк.
Ярдәм гаиләнең составына һәм Россия төбәкләр үсеше министрлыгының Татарстан өчен квартал саен билгели торган квадрат метрның уртача бәясеннән чыгып санала. Хәзер квадрат метрның бәясе 35289 сум, димәк, 2 кешелек гаилә - 890 мең сумга кадәр, 3 кешелек гаилә - 1 миллион 140 мең сумга кадәр, 4 кешелек 1 миллион 525 мең сумга кадәр ярдәм алачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, канунның икенче өлеше үзгәрешсез калган. Программада катнашучылар фатир бәясеннән 20%тан да ким булмаган күләмдә беренчел взнос кертергә тиешләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев