Лениногорскилылар, җылы һәм яңгырлы көннәр көтелә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, җылы һәм яңгырлы көннәр көтелә

4 августта Казанда һәм республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин, кайбер районнарда яшен булу ихтималы да бар, дип хәбәр итә Татар-информ. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә яшен вакытында ул секундына 20 метрга...

4 августта Казанда һәм республика районнарында алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәргә мөмкин, кайбер районнарда яшен булу ихтималы да бар, дип хәбәр итә Татар-информ.


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәгә җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә яшен вакытында ул секундына 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин, ә көндез - секундына 17 метр булачак.

Республика буенча төнлә температура +13..+18 булса, көндез иң югары температура +23..+28 градуска күтәрелә.


Нет комментариев