“Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе” конкурсының җиңүчесе билгеле
Бүген Лениногорскида "Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе" бөтенроссия конурсының республика этабы узды, аның җиңүчесе "Саба урман хуҗалыгы" учреждениесе мастеры - Рәис Шәкүров. 47 яшьлек хезмәткәр барысыннан да оста булып чыкты. Хәзер аңа Татарстан данын Россия күләмендә якларга кирәк булачак. Ярышта Татарстанның төрле районнарыннан яшьләре 21дән узган, урманчы булып ике елдан...
Бүген Лениногорскида "Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе" бөтенроссия конурсының республика этабы узды, аның җиңүчесе "Саба урман хуҗалыгы" учреждениесе мастеры - Рәис Шәкүров.
47 яшьлек хезмәткәр барысыннан да оста булып чыкты. Хәзер аңа Татарстан данын Россия күләмендә якларга кирәк булачак.
Ярышта Татарстанның төрле районнарыннан яшьләре 21дән узган, урманчы булып ике елдан да ким эшләмәгән 40 хезмәткәр катнашты.
Рәис Шәкүров каршылык полосасын 2 минут 14 секундта үтеп, иң яхшы күрсәткечкә иреште. Хәзер Саба урман хуҗалыгы остасы Мәскәү өлкәсендә сентябрь аенда узачак "2017 елның иң яхшы урман янгынын сүндерүче" бөтенроссия осталык бәйгесе финалында Татарстанны тәкъдим итәчәк.
"Россия этабына тагын да ныклап әзерләнәчәкмен", - дип сөйләде җиңүче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев