6 декабрь 2017 яңалыклары
-
Владимир Путин президент сайлауларында катнашачак
Түбән Новгородта ГАЗ предприятиясе хезмәткәрләре белән очрашуда Владимир Путин 2018 елда Президент сайлауларында үз кандидатурасын тәкъдим итәчәген белдерде. "Мин Россия Федерациясе Президенты вазифасына үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкмен", - диде ул. Владимир Путин Россия Федерациясе Хөкүмәтен 1999 елның августыннан җитәкләде - 1999 елның 31 декабрендә Борис Ельцин отставкага киткәч, президент вазифасын...
-
95 яшьлек әбигә мөгез чыккан
Кытайның Гуандун төбәгендәге Чжанцзян шәһәрендә яшәүче 95 яшьлек Чжао әбигә мөгез үсеп чыккан. Аның мөгезе кабакның кипкән "койрыгын" хәтерләтә һәм аска таба бөгелеп тора. Әби үзе дә, туганнары да, табиблар да бу хәлгә бик аптырый. Мөгез берничә ел элек үсә башлаган. Башта әбинең маңгаенда бер миң хасил булган, аннары ул...
-
Информатика дәресендә бала үлгән
Фаҗига кичә, 5 декабрьдә, Башкортстанның Нефтекама шәһәрендә булган. Чыгарылыш сыйныфында укучы кызның информатика дәресендә кинәт хәле начарая. Мәктәптәге фельдшер аңа беренче ярдәм күрсәтә, дип яза Кызыл таң. Тик ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче укучы бала үлгән була. Аның авырулары буенча балалар поликлиникасында исәптә торуы мәгълүм.+ Әлеге очрак буенча тикшерү башланган. http://matbugat.ru/
-
Лениногорскилы Александр Анюринга 90 яшь тулды (фотолар)
Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга шәһәр урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова килде. Гөлфирә Мәҗитовна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән котлау һәм бүләк тапшырды. Бөек Ватан сугышы елларында барлык ир-атлар да яу кырына киткәч, колхоз эше хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә...
-
Лениногорскилылар, кышкы аяк киеме сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә икәнен беләсезме?
Кышкы аяк киеме сайлауның да үз кагыйдәләре бар. Беренче төп кагыйдә. Беркайчан да кышкы аяк киеменә акча жәлләмәгез. Хәерчене арзан товар бөлдерә, дип дөрес әйткәннәр, ел саен арзан сыйфатсыз аяк киеменә акча әрәм иткәнче, кыйммәтрәк бәяле берне, әмма сыйфатлыны сатып алып оттырмассыз. Андый аяк киемен берничә ел рәхәтләнеп киярсез. Сыйфатлы...
-
Татарстанда 10 яшьлек кызны трамвай бәргән - реанимациядә ята
Чаллыда трамвай бәрдергән кыз Кама балалар медицина үзәгендә реанимациядә ята. Бу хакта Кама балалар медицина үзәге матбугат сәркатибе Диләрә Эстрина хәбәр итте. «Татар-информ» ачыклаганча, һәлакәт аркасында 10 яшьлек кызның аяк табаны җәрәхәтләнә. Ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. «Кама балалар медицина үзәге табиблары кызга операция ясады. Ул хәзер реанимациядә...
-
Кыш нинди килер? Декабрь аена халык сынамышлары
Кышның беренче аена аяк бастык. Декабрь безне нинди һава торышы белән сөендерә, кыш нинди киләчәк? Яңа ел төне суык буламы, җылымы? Җаваплар - халык сынамышларында. 1 декабрь - әгәр кышның беренче көнендә кара карга күрсәгез, кыш җылы булыр. 2 декабрь - аяз һава кышның салкын килүе турында сөйли. Әгәр бу...
-
Лениногорскилылар, Яңа ел бүләге сайлаганда истә тотарга кирәкле 5 КИҢӘШ
Яңа ел якынлаша, кибет киштәләре төрле тәм-томнар белән тулган. Әле вакыт җитәрлек булса да, күпләр хәстәрен күрә башлады, бүләк әзерлиләр. Балалар өчен тәм-томнар, баллы ризыклар тутырылган яңа ел күчтәнәче сайлаганда Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе кайбер киңәшләрне истә тотарга куша: 1. Товарның этикеткасына игътибар итегез, анда пакетка салынган продуктларның исемнәре, аларны җитештерүче...
-
Лениногорскига карлы кыш килде (фотолар)
Бу атнада чын кыш килде, карлары-бураннары белән. Кар яву яхшы инде ул, тик уңайсызлыклар да тудыра. Аеруча юлда йөрүчеләргә. Әнә Казанда юл тоткарлыклары барлыкка килгән, эшкә икешәр сәгать баручылар булды, дип сөйләделәр. Безнең шәһәрдә андый хәлләрнең булганы юк үзе. Тик карны вакытында чистартып торсалар яхшы инде. Бу көннәрдә шәһәр урамнарын...
-
Лениногорскида кайбер йортларның тәрәзәләрен алганнар (фотолар)
Бер көнне Шашин урамы буйлап бара идем. Бер йортның тәрәзәләрен алып ташлаганнар, дип күрдем. Фатирларның эче ачыктан-ачык күренеп тора. Аптырап киттем, капиталь ремонтны хәзердән ук башлап, шулай җимергәннәрме соң? Җәй көне түгел бит, көннәр салкын. Бу хәлне берәрсеннән сорап аңлата алмассызмы. Равил Мөхәммәтов. Әлеге сорауны капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Денис...
-
Лениногорскилылар, ЮХИДИ инспекторларын камерага төшерергә рөхсәт ителә
Бу атнадан машина йөртүчеләргә янәдән ЮХИДИ хезмәткәрләрен камерага төшерергә рөхсәт иттеләр. Хәзер алар курыкмыйча инспекторның һәр хәрәкәтен фото һәм видеога төшерә, аудиотасмага яздыра ала, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгы. Эчке эшләр министрлыгының 2017 елның 20 октябрендә кабул ителгән яңа регламенты нигезендә, «юл хәрәкәтендә катнашучыларга ЮХИДИ хезмәткәрләрен фото һәм...
-
38 яшьлек ана балаларына даими күсе агуы ашатып торган
Свердловск өлкәсенең бер авылында яшәүче 38 яшьлек Елена Кордюкова балаларына даими рәвештә составында күсе агуы булган «Варфарин» препараты биргән. Табиблар аның агуланган сигез яшьлек улын көчкә коткарып калганнар. Моңа кадәр хатынның бер-бер артлы өч баласы үлгән инде. Алар дәвалап булмаслык авыру белән интеккән. Берсе дә өч яшенә кадәр яши алмаган....
-
40 ЯШЬЛЕК ИР 35 ЯШЬЛЕК ИНВАЛИД ЭНЕСЕНЕҢ КОЛАГЫН КИСКӘН
Зыян күрүчене Питрәч район хастаханәсенә алып киләләр. Ир-ат үзенең бертуган энесенә кунакка килә, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, алар арасында конфликт чыга. Ачудан, ирләрнең берсе пычак алып туганының колагын кисә. "24 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә зыян күргән ир-атның йортында, исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң туган конфликт нәтиҗәсендә, 40 яшьлек Питрәч кешесе, шул...
-
Лениногорск мәктәбе уку елына иң яхшы әзерләнүчеләр арасында
Татарстанның белем бирү учреждениеләре арасында 2017-2018 уку елына иң яхшы әзерләнгән һәм иң яхшы капиталь ремонт үткәрелгән учреждениеләрне ачыкладылар, җиңүчеләр арасында Лениногорск мәктәбе дә бар. Конкурс Татарстанда 21 августта башланган иде. Ул ике этапта үтте, беренчесе - зональ, икенчесе - финал өлеше. Конкурста бу елда капиталь ремонт үткән балалар бакчасы,...
-
Айдар Галимов Хәния турында: Мин әле һаман эндәшмичә йөрим, чөнки ышанмыйм
Узган гасырның 90 нчы елларында Рамил Чурагулов һәм Ризван Хәкимов бергәләп иҗат иткән «Моңнар кайтсын авылга» дигән җыр белән олы сәхнәгә күтәрелгән яшь җырчы Айдар Галимов тиз арада халык арасында үз тамашачысын булдырып, иң популяр артистларның берсенә әйләнде. Бер-бер артлы эчтәлекле, затлы, мәгънәле җырлары белән бөтен татар дөньясына зыялы җырчы...