40 ЯШЬЛЕК ИР 35 ЯШЬЛЕК ИНВАЛИД ЭНЕСЕНЕҢ КОЛАГЫН КИСКӘН
ЯҢАЛЫКЛАР

40 ЯШЬЛЕК ИР 35 ЯШЬЛЕК ИНВАЛИД ЭНЕСЕНЕҢ КОЛАГЫН КИСКӘН

Зыян күрүчене Питрәч район хастаханәсенә алып киләләр. Ир-ат үзенең бертуган энесенә кунакка килә, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, алар арасында конфликт чыга. Ачудан, ирләрнең берсе пычак алып туганының колагын кисә. "24 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә зыян күргән ир-атның йортында, исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң туган конфликт нәтиҗәсендә, 40 яшьлек Питрәч кешесе, шул...

Зыян күрүчене Питрәч район хастаханәсенә алып киләләр.

Ир-ат үзенең бертуган энесенә кунакка килә, бергәләп спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, алар арасында конфликт чыга. Ачудан, ирләрнең берсе пычак алып туганының колагын кисә.

"24 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә зыян күргән ир-атның йортында, исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң туган конфликт нәтиҗәсендә, 40 яшьлек Питрәч кешесе, шул ук бистәдә яшәүче 35 яшьлек бертуган энесенең колагын кискән, - дип яза KZNLIVE сайты.

Зыян күрүче 2 группа инвалид. Экспертиза нәтиҗәләре буенча, 1 декабрьдә "Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

http://intertat.tatar/


Нет комментариев