Лениногорскида кайбер йортларның тәрәзәләрен алганнар (фотолар)
Бер көнне Шашин урамы буйлап бара идем. Бер йортның тәрәзәләрен алып ташлаганнар, дип күрдем. Фатирларның эче ачыктан-ачык күренеп тора. Аптырап киттем, капиталь ремонтны хәзердән ук башлап, шулай җимергәннәрме соң? Җәй көне түгел бит, көннәр салкын. Бу хәлне берәрсеннән сорап аңлата алмассызмы. Равил Мөхәммәтов. Әлеге сорауны капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Денис...
Бер көнне Шашин урамы буйлап бара идем. Бер йортның тәрәзәләрен алып ташлаганнар, дип күрдем. Фатирларның эче ачыктан-ачык күренеп тора. Аптырап киттем, капиталь ремонтны хәзердән ук башлап, шулай җимергәннәрме соң? Җәй көне түгел бит, көннәр салкын. Бу хәлне берәрсеннән сорап аңлата алмассызмы.
Равил Мөхәммәтов.
Әлеге сорауны капиталь төзелеш бүлеге начальнигы Денис Сарычевка юлладык.
Аның аңлатуынча, хатта күрсәтелгән Шашин урамындагы 30 нчы йорт, шулай ук шул тирәдәге Заварыкин урамындагы 1 нче йорт, Горький урамы, 37 "А" йорт авария хәлендәге йортлар икән. Анда яшәүчеләр, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр буларак, дәүләт программасы нигезендә башка торакка күчерелгән. Тиздән әлеге йортларны сүтеп, яңа йорт төзү өчен урын әзерлиләр.
-Бу йортлар урынына ничә катлы һәм ниндирәге төзеләчәге әле төгәл билгеле түгел. Шашин урамы, 30нчы һәм Заварыкин урамындагы 1нче йортлар урыннына бер йорт төзелер, дигән планнар бар, - диде Денис Александрович.
Зилә Мөдәрисова тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев