Лениногорскилы Александр Анюринга 90 яшь тулды (фотолар)
Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга шәһәр урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова килде. Гөлфирә Мәҗитовна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән котлау һәм бүләк тапшырды. Бөек Ватан сугышы елларында барлык ир-атлар да яу кырына киткәч, колхоз эше хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә...
Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга шәһәр урынбасары Гөлфирә Рафикова, 7нче ТОС рәисе урынбасары Зилә Мөдәрисова килде.
Гөлфирә Мәҗитовна юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән котлау һәм бүләк тапшырды.
Бөек Ватан сугышы елларында барлык ир-атлар да яу кырына киткәч, колхоз эше хатын-кызлар һәм яшүсмерләр җилкәсенә төшә. Александр Семенович та унөч яшеннән җиң сызганып эшли башлый. 1944 елны аны ФЗУга җибәрәләр һәм ул Сведловск өлкәсендә электр хезмәтен башкара. 1948 елдан алып 1951 елга кадәр армиядә хезмәт итә.
Аннан соң Бакуга китеп шоферлык курслары үтә һәм 1951 елдан машина йөртүче булып эшли башлый . Ике елдан гаиләсе белән Татарстанга кайта. Башта Бөгелмә шәҺәрендә, аннан соң Лениногорскида КРСта машина йөртүче булып хезмәт итә. Тормыш иптәше Надежда белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. 69 ел бергә яшәгән парын ярты ел элек югалткан.
Бәйрәме уңаеннан кызлары әтиләрен хөрмәтләп килгән, алар аңа бик рәхмәтле. Олы кызы Надежда һәм улы Семен шәһәрдә яшиләр. Уфада торучы Рая да кайткан иде. Александр Семеновичның 5 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар. Аларның кадер-хөрмәтен тоеп яши.
Текст һәм фото авторы: Зилә Мөдәрисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев