Лениногорскига карлы кыш килде (фотолар)
Бу атнада чын кыш килде, карлары-бураннары белән. Кар яву яхшы инде ул, тик уңайсызлыклар да тудыра. Аеруча юлда йөрүчеләргә. Әнә Казанда юл тоткарлыклары барлыкка килгән, эшкә икешәр сәгать баручылар булды, дип сөйләделәр. Безнең шәһәрдә андый хәлләрнең булганы юк үзе. Тик карны вакытында чистартып торсалар яхшы инде. Бу көннәрдә шәһәр урамнарын...
Бу атнада чын кыш килде, карлары-бураннары белән. Кар яву яхшы инде ул, тик уңайсызлыклар да тудыра. Аеруча юлда йөрүчеләргә.
Әнә Казанда юл тоткарлыклары барлыкка килгән, эшкә икешәр сәгать баручылар булды, дип сөйләделәр. Безнең шәһәрдә андый хәлләрнең булганы юк үзе. Тик карны вакытында чистартып торсалар яхшы инде. Бу көннәрдә шәһәр урамнарын гел чистартып тордылар, тик кары гына бертуктаусыз ява бит. Иртән эшкә барганда, "Оникс" җәмгыяте хезмәткәре Виталий Ильмуков белән тиз генә сөйләшеп алдым. Тракторы белән кар чистарта иде. Иртәнге сәгать өчтән үк тотынган, берничә урамны чистартып өлгергән, Горький урамындагы тротуарны чистарта иде.
-Гадәттә, иртәнге сәгать дүрттә чыгабыз. Бу көннәрдә кар туктамый ява бит, шуңа эшкә тагын да иртәрәк керештек. Кар яву начар түгел, кешеләрнең машиналарын теләсә кая куеп калдыруы кыенлык тудыра. Шул ук кешеләр кар чистартмыйлар, дип зарланалар да әле, - ди ул.
Сезне кар күмеп китмәдеме, дип берничә авылга да шалтыратып алдым, зарланмадылар. "Тагын шулай берәр атна яусын иде әле. Кар көрәүнең бер кыенлыгы да юк, зарядка гына бит ул", диде берәү.
Юлларда йөрүчеләргә кыенрак инде. Кичә Шөгер-Лениногорск юлында бер машина юл кырыена төшеп киткән, дип сөйләделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу көннәрдә сак булыгыз, кирәкмәгәндә юлга чыкмагыз,дип гел кисәтеп тора. Һава торышында алдагы берничә көндә үзгәреш юк диярлек, кар яву дәвам итә, көннәр бераз суытачак.
Алсу Миңнебаева
Зилә Мөдәрисова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев