9 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда янгында ике бала һәлак булган
Минзәлә районының Воровский бистәсендә янгын чыгып, 42 яшьлек гаилә башлыгы Владимир Петров, аның ике баласы - 15 яшьлек Никита һәм 5 яшьлек Илья янгын корбаны була. Бар халык шаулап-гөрләп Яңа ел каршылап, ялларда кунактан-кунакка йөргәндә, Минзәлә районында килеп чыккан фаҗига республика халкын уятып җибәрде. 6 гыйнвар иртәсендә Воровский бистәсендә янгын...
-
Татарстан күгендәге сәер яктылык карлы яшенме, әллә метеоритмы? (Белгечләр фикере)
Раштуа бәйрәменә каршы төндә Татарстан халкы күк йөзендәге гадәттән тыш күренешнең шаһиты булды. Күктәге зәңгәр төстәге яктылыкны төшереп алган видеолар социаль челтәрләрдә дә бар. Гадәти булмаган яктылыкны Татарстанның җиде районында яшәүчеләр, шулай ук Киров өлкәсе, Удмуртия һәм Башкортстан республикалары халкы да күргән. - Башта күк йөзе зәңгәрсу төстәге яктылыкка күмелде....
-
Лениногорск хуҗабикәләренә Гөлнара Шәрәфиевадан телеңне йотарлык Чизкейк рецепты
Чизкейкны ясар өчен түбәндәге азык-төлекләр кирәк булачак: 400- 500 гр. "Юбилейное" печеньесы 180-200 гр. ак май 1-2 аш кашыгы каймак 500- 600 гр. эремчек 4-5 йомырка шикәр комы, ванилин тәм буенча 2 данә "Даниссимо"йогурты ( эчендә шариклар булганы) "Юбилейное" печеньесын вакларга һәм ак май белән яхшылап бутарга, табага салырга да,...
-
Яңа ел каникулларын кыскартырга?!
Ял итү яхшы инде ул үзе, арып-талып эштән кайтасың, иртәгә ял буласын белеп, кәеф күтәренке, йокыңны туйдыр, эшеңне эшлә, барасы җиреңә бар, күрәсен күр - җаның ни тели, шуны эшлә. Бу ике көн булганда яхшы, өч көн тагын да әйбәт, ә аннары күбрәккә китә. Кеше эштән бизеп, ял итеп тә...
-
Машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташларга ярамый?!
Янгын чыгу куркынычын һәм табигать чисталыгын контрольдә тоту өчен, россиялеләргә машина тәрәзәсеннән тәмәке төпчеген ташлауны тыя торган закон кабул ителде. Законны Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев раслады һәм кул куйды. Әлеге хөкүмәт карары үз эченә табигатьне һәрвакыт чуп-чардан арындырып торырга, үз яшәү территорияңдә үскән үләннәрне чабып торырга, коры үләнне, чуп-чарларны яндырмаска...
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә малайлар ял итте (фотолар)
Шәһәребезнең "Ихлас" мәчетендә кышкы каникуллар вакытында мәктәп яшендәге малайлар өчен мәдәни-сәламәтләндерү чаралары узды. Анда 30 бала йөрде. Малайлар өчен әхлак дәресләре, төрле уеннар, конкурслар узды. Чарага йөрүче балалар истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар да алды. Лениногорск мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәтен белдерә. Лениногорск мөхтәсибәте
-
Лениногорскилы Нина Игнатьевна Куприяновага – 90 яшь (фотолар)
Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярны 90 яшь тулуы белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Рәгать Хөсәеновның бүләген тапшырды. Юбилярга озын гомер, сәламәтлек, тыныч картлык теләде. Нина Куприянова тумышы белән Балык Бистәсеннән. Лениногорскига ире Василий белән 1952 елда күченеп киләләр һәм күп еллар Нина Игнатьевна...
-
В Татарстане заработал сайт для предпринимателей «Проверенный бизнес»
В Татарстане открылся интернет-журнал для предпринимателей «Проверенный бизнес», сообщает пресс-служба Министерства экономики РТ. Сайт содержит базовые знания для предпринимателей, информацию о контрольно-надзорных органах республики, полезные видеоролики, а также справочник с наиболее частыми нарушениями законодательства представителями бизнеса и способы устранения нарушений, рассказал редактор интернет-ресурса «Проверенный бизнес» Сергей Кощеев. «Каждый контрольно-надзорный орган...
-
Лениногорскида бәйрәмнәрдә булган хәлләр (1 – 8 гыйнвар)
Лениногорск Бала тудыру йортында быел беренче булып кыз бала дөньяга аваз салган. 1 гыйнварда 23 сәгать 30 минутта туган ул. Сигез көндә 16 бала дөньяга килгән: унысы - кыз, алтысы - малай. Лениногорск ЗАГС бүлегеннән алынган мәгьлүматка караганда, район һәм шәһәрдә Яңа ел ялларында яңа туган балалар теркәлмәгән, туйлар да...
-
Лениногорскиның 3D кинозалында 9-10 гыйнварда күрсетеләчәк фильмнар афишасы
-
Россиядә җитештерелгән машинага ел башыннан бәяләр артты
«АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. «Бәяләр барлык модельләргә дә уртача 2,5 процентка күтәрелде. Без моңа карап автомобильләргә сорау кимер дип уйламыйбыз, чөнки барлык автоконцерннар да яңа елдан бәяләрне арттыра», - дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә,...
-
2018 елда йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар Бу ел сезнең өчен - карьера үсеше, үзгәрешләр чоры. Бернәрсәдән дә курыкмыйча, җиң сызганып эшкә тотыныгыз. Тырышлыгыгызга карап, кесәгез дә калынаер. Тиз кабынып китү, туры бәреп әйтү кебек сыйфатлардан да арынырга туры килер. Алар сезнең карьера үсешенә киртә булып торачак. Үгезбозау Сезнең өчен тыныч, уңышлы ел. Тормышыгызның һәр минутыннан...
-
новости
-
Лениногорскилылар, авырмас өчен күбрәк саф һавада йөрегез (киңәшләр)
Роспотребнадзор, Россиядә эпидемия сезоны дәвам итүгә бәйле рәвештә, россиялеләргә ОРВИ һәм гриппны кисәтү буенча киңәшләр бирде. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә. Белгечләр әйтүенчә, кышкы чорга хас авырулардан иммунизация иң яхшы саклый. Саклану ысулларының берсе - организмны чыныктыру. «Туйганчы йоклагыз, эш һәм ял режимын үтәгез, күбрәк саф һавада булырга тырышыгыз....
-
Яллар тәмам. Яңадан эшкә ничек керешеп китәргә?
Башта озак ял иткәннән соң эшкә керешүнең ни өчен авырдан бирелүен ачыклыйк. Ял вакытында режим бозыла. Нәрсә телибез - шуны ашыйбыз, кайчан һәм күпме телибез - шуның хәтле йоклыйбыз. Төн утырып телевизор карау да гадәти хәлгә әйләнә. Атна-ун көн шул халәттә яшәгәч, организм моңа күнегә. Аңлашыла ки, мондый ялдан соң...