Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә җитештерелгән машинага ел башыннан бәяләр артты

«АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр. «Бәяләр барлык модельләргә дә уртача 2,5 процентка күтәрелде. Без моңа карап автомобильләргә сорау кимер дип уйламыйбыз, чөнки барлык автоконцерннар да яңа елдан бәяләрне арттыра», - дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә. Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә,...

«АвтоВАЗ» 2018 ел башыннан үз продукциясенә бәяләрне арттырды. Бу хакта ТАСС агентлыгына автоконцернның матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.

«Бәяләр барлык модельләргә дә уртача 2,5 процентка күтәрелде. Без моңа карап автомобильләргә сорау кимер дип уйламыйбыз, чөнки барлык автоконцерннар да яңа елдан бәяләрне арттыра», - дип белдергәннәр матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, 2017 ел башында «АвтоВАЗ» шулай ук LADA автомобильләренә бәяләрне күтәргән иде. Ул вакытта барлык модельләр дә 1,5-3 процентка кыйммәтләнде.

«АвтоВАЗ» төркеме Renault-Nissan-Mitsubishi альянсына керә һәм LADA, Renault, Nissan, Datsun брендлары астында автомобильләр эшләп чыгара. Төркемнең җитештерү мәйданчыклары Тольятти һәм Ижауда урнашкан.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев