Лениногорскида бәйрәмнәрдә булган хәлләр (1 – 8 гыйнвар)
Лениногорск Бала тудыру йортында быел беренче булып кыз бала дөньяга аваз салган. 1 гыйнварда 23 сәгать 30 минутта туган ул. Сигез көндә 16 бала дөньяга килгән: унысы - кыз, алтысы - малай. Лениногорск ЗАГС бүлегеннән алынган мәгьлүматка караганда, район һәм шәһәрдә Яңа ел ялларында яңа туган балалар теркәлмәгән, туйлар да...
Лениногорск Бала тудыру йортында быел беренче булып кыз бала дөньяга аваз салган. 1 гыйнварда 23 сәгать 30 минутта туган ул. Сигез көндә 16 бала дөньяга килгән: унысы - кыз, алтысы - малай.
Лениногорск ЗАГС бүлегеннән алынган мәгьлүматка караганда, район һәм шәһәрдә Яңа ел ялларында яңа туган балалар теркәлмәгән, туйлар да булмаган. Ти егерме ике кешенең үлеме теркәлгән.
Әлеге чорда бер янгын булган. Шәһәрнең Народная стройка урамында сарай һәм мунча янган. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр иттеләр янгын күзәтчелеге бүлегеннән. Унике "ялган" чакыру булган.
Сигез көндә 7 кеше айныткычта булып чыккан, алар - барысы да ир-атлар. Артык тавыш куптаручылар булмады, дип хәбәр иттеләр айныткычтан.
Район һәм шәһәрдә зур юл һәлакәтләре ишетелмәде. Тик республика юлларында килеп чыккан ике юл һәлакәтендә дә лениногорскилылар зыян күргән. Чистай районындагы һәлакәтендә Казаннан Лениногорскига кайтып баручы өч лениногорскилы зыян күргән. Питрәч районындагы авариядә һәлак булучылар арасында да - лениногорскилылар булган, дигән хәбәрләр бар.
фото: http://len-journal.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев