Лениногорск пенсионерлары шахмат һәм шашка уйнауда ярышты (ФОТОЛАР)
Шәһәребезнең 2нче санлы спорт мәктәбендә "Өлкән буын" VIII Спартакиада кысаларында шахмат-шашка буенча ярышлар узды. Анда 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтәге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар шашка-шахмат осталыгында үзләрен сынады. Нәтиҗәдә, ир-атлар арасыннан шашка буенча 1-2-3 урыннарны Инфат Хәйруллин, Рөстәм Шәрифуллин һәм Әсгать Саттаров алды. Шахмат ярышларында Виктор Токаревка тиңнәр булмады....
Шәһәребезнең 2нче санлы спорт мәктәбендә "Өлкән буын" VIII Спартакиада кысаларында шахмат-шашка буенча ярышлар узды.
Анда 60 яшьтән узган ир-атлар һәм 55 яшьтәге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар шашка-шахмат осталыгында үзләрен сынады.
Нәтиҗәдә, ир-атлар арасыннан шашка буенча 1-2-3 урыннарны Инфат Хәйруллин, Рөстәм Шәрифуллин һәм Әсгать Саттаров алды.
Шахмат ярышларында Виктор Токаревка тиңнәр булмады. Икенче урында - Рөстәм Шәрифуллин һәм өченчесендә - Рудольф Рау.
Хатын-кызлар арасында узган шашка ярышында беренче урынны Антонина Арсланова алды. Икенче Разифа Гыймадиева булды, өченче урында- Римма Ногманова.
Шахмат ярышларында иң оста уйнаучы булып быел да Ольга Вахтерова танылды. Икенче урында- Римма Ногманова, өченче урында - Разифа Гыймадиева.
Беренче урыннарны яулаган шахматчылар Әлмәт шәһәрендә узачак зональ ярышларында да катнашачак.
текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев