АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ
Сугышлы һәм Юлтимер авылларында күп эшләр эшләнгәне турында җыенда сөйләштеләр (ФОТОЛАР)
Сугышлы авыл җирлегенә Юлтимер дә керә. Ике авылга 892 кеше яши. Узган 3 бала туган, 16 кеше үлгән. Өч бала беренче класска укырга кергән. Бу хакта авыл башлыгы Фларида Янгирова халык белән очрашу-җыенда сөйләде.
Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, өлкән Советник Петр Гринь, төрле хезмәт вәкилләре һәм зал тутырып диярлек...
Сугышлы авыл җирлегенә Юлтимер дә керә. Ике авылга 892 кеше яши. Узган 3 бала туган, 16 кеше үлгән. Өч бала беренче класска укырга кергән. Бу хакта авыл башлыгы Фларида Янгирова халык белән очрашу-җыенда сөйләде.
Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, өлкән Советник Петр Гринь, төрле хезмәт вәкилләре һәм зал тутырып диярлек авыл халкы килгән иде.
Узган ел авыл мәчетендә тәрәзәләр алыштырылган, заманча түшәмнәр куелган. 2017 елда җыйган үзара салым акчасына юлларга таш җәйдергәннәр, Сугышлыдагы Насосный, Центральный, Халиуллин урамнарындагы зур топольләр киселгән.
Узган ел муниципаль берәмлекләр арасындагы республика конкурсында җиңеп 1 миллион сумлык грант отты авыл җирлеге. Әлеге акчага Юлтимердә Игтисамов урамында өлешчә таш җәйдерткәннәр.
Соңыннан авыл халкы борчыган сорауларын бирде. Аларны ни борчыганын "Заман сулышы"ның алдагы санында укыгыз.
Розалия Мостафина тексты һәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев