9 октябрь 2012 яңалыклары
-
Лениногорскида яшәүче Гайнафа әбигә 100 яшь тулды
Кичә Лениногорскида яшәүче Гайнафа әби Мөхәмәтхәлимовага 100 яшь тулды. Ул Башкортстанның Бүздәк районы Карамалбаш авылында туып үскән, күп еллар "Лениногорскнефть" идарәсендә эшләгән. Аны шәһәр мэры Р.Хөсәенов һәм үзе эшләп чыккан идарә начальнигы Р.Нурмөхәммәтов котлады.
-
Яшелләндерү терапиясе
Үткән шимбәдә республикада яшелләндерү эше старт алды һәм бу эштә 20 меңгә якын кеше катнашты. Бу көнне шәһәребездә агач-куаклар утыртылды, шул ук вакытта көзге өмә дә гөрләде. Яшелләндерү өчен 500 төп юкә, 300 төп кыргый алмагач, 200 төп сперия Чабаксар шәһәреннән кайтарылган. 50шәр төп юкә, миләш, имән, шомырт, 100 төп...
-
Игътибар: яңа рубрика!
Бүгеннән башлап "Заман сулышы" битләрендә өр-яңа "Сүз бирегез" дигән рубрика ачабыз. Тормышта кызыклы да, кызганыч та, борчып торган хәлләр гел булып тора. Шуларны өч-дүрт җөмлә белән язып җибәрсәгез, башкалар да укып белер иде. Язмаларны 5-39-08 телефонына шалтыратып яисә редакциянең электрон адресына zaman5@yandex.ru җибәрергә була. Сезнең теләгегез исәпкә алынып, исем-фамилиягез күрсәтелергә...
-
Бергәләп хәл итү кирәк
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров Лениногорскида булып китте. Ул районның социаль-икътисади һәм мәдәни программалар үсешен хәл итүдә барлык дәрәҗәдәге депутатларның үзара бәйләнешенә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә уздырды. Аңа кадәр депутат гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Җәй айларында Р.Әбүбәкеров оештырган "Кайгырту" хәйрия фонды администрация белән бергәләп игелек марафоны уздырган...
-
Пенсионерларга эш тәкъдим ителде
Халыкара өлкәннәр декадасы уңаеннан, шәһәрнең Мәшгульлек үзәгендә пенсия яшендәгеләр өчен эш тәкъдим итү ярминкәсе узды. Алар өчен кондитер, урам себерүче, лифтчы, санитар, тәрбияче кебек белгечлекләр - 50 дән артык вакансия тәкъдим ителде. 17 оешма-предприятие әзерләгән эш урыныннан 23 пенсионер үзенә эшкә юллама тапты. Ярминкәгә барлыгы 44 кеше килгән иде.
-
Шинель кияр чак
Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов хәбәр иткәнчә, быел армия сафларына шәһәр һәм районнан 103 егет китәчәк. Узган ел 128 егет солдат булган. Көзге чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Булачак солдатларның беренче төркемен 6 ноябрьдә озатырга планлаштыралар.
-
Тәмле чәй, җылы сүз
"Лениногорскгаз" идарәсенең актлар залында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан тантаналы бәйрәм үтте. Аңа идарәнең барлык район хезмәтләреннән ике йөздән артык пенсионер килгән иде. Идарә җитәкчелеге аларны бәйрәм белән тәбрик итеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Моннан тыш, алар өчен тәмле чәй һәм концерт та әзерләнгән иде.
-
Кибеттән акча урлаган
4 октябрьдә 1984 елгы егет Кирзаводская, 7 адресы буенча урнашкан сәүдә ноктасыннан 61 мең сум акча урлый. 7 октябрьдә ул полициягә килеп, үз гаебен таный һәм акча урлавы турында гариза яза. Аңа карата РФ Җинаять кодексының 158 нче маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Алтын, көмеш һәм бронза
Үткән атнада бездә трамплиннан чаңгыда сикерү һәм чаңгыда ике төр ярыш буенча республиканың Ачык Чемпионаты үтте. Анда Казан, Уфа, Мурманск, Киров, Чиләбе өлкәсе һәм Пермь крае җыелма командалары катнашты. Чаңгыда ике төр ярыш буенча ТР Чемпионы исемен Уфа егете Артур Зәйнуллин алды. Якташыбыз Артем Рәҗәпов бронза призеры булды. Ә менә...
-
Укучылар йөгерде
Зеленая Рощада район мәктәпләренең V - XI сыйныф укучылары йөгерү буенча үзара көч сынашты. Аның нәтиҗәләре буенча, V-VII сыйныф кызлары арасында I урынга - Алия Ихтисамова, егетләр арасында Руслан Садыйков чыкты (икесе дә Тимәш мәктәбе). VIII-IX сыйныф кызлары арасында - Настя Евдокимова (Тимәш), егетләрдән Әлис Җәләлетдинов (Подлесный), X-XI сыйныф кызлары...
-
Татарстан нефте белән танышу
"Сургутнефтегаз" предприятиесенең 26 яшь нефтьчедән торган делегациясе Татарстанның нефть тармагы белән танышу максатыннан, 1 атна буе республиканың иң эре нефть компанияләре урнашкан шәһәрләргә эшлекле сәяхәттә булган. Алар Нурлат һәм Әлмәттә булганнан соң, "Лениногорскнефть" идарәсенә дә визит ясадылар. Сургут нефтьчеләре өчен башта шәһәребезнең истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды. Сәяхәт барышында автобус кунаклар...
-
Тыгыз элемтә булырга тиеш
Сентябрь ахырында Ютазы муниципаль районында "Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм гражданлык җәмгыяте институтларының ришвәтчелеккә каршы нәтиҗәле хезмәттәшлеге" темасына зональ семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР Иҗтимагый Палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе - "Татмедиа" җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе В.Шевчук алып барды. Анда ТР Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе вәкиле...
-
Хәтердә калырдай бәйрәм
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй Укытучы апам көткәнен... Бу язмамны шулай башлавым очраклы түгел. Күптән түгел Сарабиккол мәктәбендә ике бәйрәмне - Өлкәннәр һәм Укытучылар көнен уздырдылар. Мәктәп укучылары безгә бүләк ясады: укытучы Энҗе Камалетдинова көче белән әзерләнгән концерт күрсәттеләр. Аннан мәктәп директоры Сәлимә Гатина өлкәннәр, яшь укытучы, тәрбиячеләрне бәйрәм белән тәбрик...
-
Күңелгә сары май булып ятты
Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы Шөгер китапханәсендә үтте. Анда лаеклы ялда булган өлкән кешеләр генә түгел, татар поэзиясен, гомумән, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Бәйрәмгә Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, төбәгебез шагыйре Таһир Шәмсуаровның килүе дә нур өстенә нур булды. Кичәне китапханәче Альбина Гәрәева ачып җибәрде. Залда утырган халыкны авыл җирлеге башлыгы...
-
Бәйрәмең белән, укытучы!
Менә бәйрәм башланганны көтәбез, үзара гәпләшеп утырабыз. Күңелләрне ерак еллар артында калган кояшлы 1 сентябрьгә кайтарып, укытучы өчен җир йөзендәге алыштыргысыз музыкасын йөрәк түренә салып, гап-гади мәктәп кыңгыравы чылтырый. Хезмәттәшебез, районның моңлы җырчысы Таһир Шәмсуаров башкаруындагы "Укытучыма" җыры миңа, әле яңа гына пенсионерлар сафына баскан укытучыга, бик кадерле өч вакыйганы...