Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Игътибар: яңа рубрика!

Бүгеннән башлап "Заман сулышы" битләрендә өр-яңа "Сүз бирегез" дигән рубрика ачабыз. Тормышта кызыклы да, кызганыч та, борчып торган хәлләр гел булып тора. Шуларны өч-дүрт җөмлә белән язып җибәрсәгез, башкалар да укып белер иде. Язмаларны 5-39-08 телефонына шалтыратып яисә редакциянең электрон адресына zaman5@yandex.ru җибәрергә була. Сезнең теләгегез исәпкә алынып, исем-фамилиягез күрсәтелергә...

Бүгеннән башлап "Заман сулышы" битләрендә өр-яңа "Сүз бирегез" дигән рубрика ачабыз. Тормышта кызыклы да, кызганыч та, борчып торган хәлләр гел булып тора. Шуларны өч-дүрт җөмлә белән язып җибәрсәгез, башкалар да укып белер иде. Язмаларны 5-39-08 телефонына шалтыратып яисә редакциянең электрон адресына zaman5@yandex.ru җибәрергә була. Сезнең теләгегез исәпкә алынып, исем-фамилиягез күрсәтелергә дә - күрсәтелмәскә дә мөмкин.

Бүгенге санда редакциягә килгән язмаларның беренче "коймаклары".
Лениногорскилыларның коммунальчыларга 80 миллион сум бурычлары бар дигәнне укыдым да гаҗәпләнеп утырам әле. Мин ай саен түләп барам, уң як күршем дә, сул ягы да намуслы рәвештә ай саен илтеп түли, соң, шулай булгач, каян килеп җыелган икән ул 80 миллион?!
М.А.
Шәһәрдә урман паркы территориясендә күптәннән төзекләндерү эшләре бара, тик ахыры күренми. Кайчан да булса, ачылырмы икән ул? Ачылмагач, нишләп анда карусельләрне җәй көне үк урнаштырып куйдылар, өстәвенә эшләмиләр дә. Балалар сорый, утырасылары килә, тик рөхсәт юк. Матур көннәрне бирегә күп кеше килә бит.
Ике бала анасы
Элеккегеләр дөрес әйткәннәр шул: юклык талаштыра, барлык табыштыра дип. Күп гаиләдә җитмәүчелек аркасында тавыш чыга. Мескен гади эшче очын-очка ялгап яши, ә кемнәрдер яхшы тормышта көн күрә. Яшәү минимумын арттырудан файда күренми.
Рафик Шәяхмәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сњз