Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Күңелгә сары май булып ятты

Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы Шөгер китапханәсендә үтте. Анда лаеклы ялда булган өлкән кешеләр генә түгел, татар поэзиясен, гомумән, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Бәйрәмгә Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, төбәгебез шагыйре Таһир Шәмсуаровның килүе дә нур өстенә нур булды. Кичәне китапханәче Альбина Гәрәева ачып җибәрде. Залда утырган халыкны авыл җирлеге башлыгы...

Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы Шөгер китапханәсендә үтте.


Анда лаеклы ялда булган өлкән кешеләр генә түгел, татар поэзиясен, гомумән, әдәбият сөючеләр җыелган иде. Бәйрәмгә Ш.Бикчурин исемендәге премия лауреаты, төбәгебез шагыйре Таһир Шәмсуаровның килүе дә нур өстенә нур булды.
Кичәне китапханәче Альбина Гәрәева ачып җибәрде. Залда утырган халыкны авыл җирлеге башлыгы Н.Вакулюк бәйрәм белән тәбрикләп, иң җылы теләкләрен җиткерде. Шагыйрь Таһир Шәмсуаров "Шөгер әбиләре", "Әниләрнең әнисе", "Бикләнмәсен иде капкалар", "Җанатар" исемле шигырьләрен укыды. Гомер буе мәктәптә эшләгән укытучы-шагыйрьнең тирән эчтәлекле лирик шигырьләрен аеруча өлкән буын үз итте, яратты. Китапханәнең яшь укучылары көче белән әзерләнгән концерт та, матур теләкләр дә күңелләргә сары май булып ятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: љлкђннђр кљне