Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Татарстан нефте белән танышу

"Сургутнефтегаз" предприятиесенең 26 яшь нефтьчедән торган делегациясе Татарстанның нефть тармагы белән танышу максатыннан, 1 атна буе республиканың иң эре нефть компанияләре урнашкан шәһәрләргә эшлекле сәяхәттә булган. Алар Нурлат һәм Әлмәттә булганнан соң, "Лениногорскнефть" идарәсенә дә визит ясадылар. Сургут нефтьчеләре өчен башта шәһәребезнең истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды. Сәяхәт барышында автобус кунаклар...

"Сургутнефтегаз" предприятиесенең 26 яшь нефтьчедән торган делегациясе Татарстанның нефть тармагы белән танышу максатыннан, 1 атна буе республиканың иң эре нефть компанияләре урнашкан шәһәрләргә эшлекле сәяхәттә булган. Алар Нурлат һәм Әлмәттә булганнан соң, "Лениногорскнефть" идарәсенә дә визит ясадылар.


Сургут нефтьчеләре өчен башта шәһәребезнең истәлекле урыннарына экскурсия оештырылды. Сәяхәт барышында автобус кунаклар өчен уңайлыклары тудырылган кунакханә ролен үтәде. Шәһәребезнең яшь нефтьчеләре кунаклар белән нәкъ менә автобуста танышып, андагы тормыш, нефть промышленносте белән кызыксынды. Кунаклар, үз чиратында, монда нефть чыгаруда нинди яңа технологияләр кулланылуы хакында сорашты.
Бирегә нефть промышленностенең төрле өлкәсендә эшләгән яшь белгечләрнең "каймаклары" җыелган иде. Яшьләр сәясәтен үстерүдә, нефть промышленностен җәелдерү буенча фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулаган көчле, һөнәри яктан грамоталы белгечләргә генә тәтегән бу бәхет. Кунаклар сөйләвенчә, Татарстан нефте белән танышу идеясе нәкъ менә шундый конференцияләрнең берсендә туган. Җитәкчелек аны хуплап, җиңүчеләрне бер атнага Татарстанга тәҗрибә уртаклашырга җибәрергә дигән фикергә килгән.
Эшлекле сәфәр нефть музее белән танышудан башланды. Биредә кунакларны "Лениногорскнефть" идарәсенең ремонт эшләрен оештыру, ПНП һәм скважиналар бораулау буенча начальник урынбасары Сергей Любецкий сәламләде һәм идарәдә эшләүчеләрнең өчтән берен яшьләр тәшкил итүен әйтте, аларның производство белән кызыксынуына басым ясады. Музей эшчәнлеге, Татарстан нефтенең тарихы белән музей байлыгы "сакчысы" Гөлгенә Җамалетдинова таныштырды. Кунакларга беренче нефть фонтаны бәреп чыгуын, беренче нефтьчеләр, бу өлкәдә кулланылган техника, җиһазлар турында да сөйләде ул. Алар нефть промышленностеның беренче адымыннан бүгенгә кадәр тормышын якыннан күргән кебек булгандыр. Күп санлы макетлар, нефть җиһазларының эшләү ысулын күрсәтү дә "Сургутнефтегаз" нефтьчеләре күңеленә хуш килде. Аннан яшь нефтьчеләр 2009 елда оешкан инглиз телен яратучылар клубы вәкиле Камилла Рәфыйкованың клуб эшчәнлеге турында инглиз телендә чыгышын тыңлады, сораулар биреп, фикер алышты, ул төрле дәрәҗәдәге халыкара конференцияләрдә катнашуларын хәбәр итте. Бу уңайдан, "Татнефть"нең яшьләр өчен күп төрле мөмкинлекләр тудыруын әйтеп үтәргә кирәктер. Чөнки компаниядә яшь белгечләрне чит телләргә, аерым алганда, инглиз теленә өйрәтүгә игътибар зур. Алар өчен фәнни-гамәли конференцияләрдә махсус инглиз телендәге секция эшли. Шуның нәтиҗәсе булып, инглиз телен яхшы үзләштергән, камил дәрәҗәдә белгән яшьләр халыкара конференцияләрдә катнаша.
Очрашуда да "Лениногорскнефть" идарәсенең 1 нче ЦКиПН цехында су һәм тозлардан арындыру җайланмасы операторы Марсель Исрафилов музей экспонатлары ярдәмендә инглизчә бораулау, нефть чыгару технологияләре турында сөйләде.
Сәфәрне дәвам итеп, кунакларны шәһәребезнең нефть техникумына алып килделәр. Биредә аларга китапханә, лекцияләр уку кабинеты, автоматика, бораулау, электромеханика, радиоэлектроника бүлмәләрен күрсәттеләр. Техникум эшчәнлеге, укыту юнәлешләре, белем бирүнең гамәли ягы белән танышканнан соң, кунаклар нефтьчеләр аллеясына юнәлде. Тирә-ягы агачлар белән уратып алынган аллея, күл буе һәм монумент ерактан килгән нефтьчеләр арасында зур кызыксыну уятты.
"Лениногорскнефть" идарәсенең производство объектларына чыгу кунаклар өчен аеруча әһәмиятле булды.
Беренчесе - ДНС-1539С объекты иде. Яшь нефтьчеләрне мастер Анатолий Лысак һәм объектта кулланылучы технологияләр, кертелгән яңалыклар белән таныштырды. Кунаклар үзләрендә кулланылучы технологияләр хакында сөйләде, энергияне аз сарыф итүче технологияләр белән кызыксынды.
Соңгы тукталыш "Лениногорскнефть" идарәсенең "Нептун" һәм "Чайка" ял итү базалары иде. Мондагы гаҗәеп матурлык, әкияти бизәлеш, базаның зәвыкъ белән эшләнеше кунакларда соклану хисе уятты. Алар сәфәрдән канәгать калып, аның нәтиҗәле булуына куанды һәм үзләренә "Сургутнефтегаз" идарәсе белән танышырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студент