11 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Сергей Кириенко: Татарстан - креатив индустрияләргә ярдәм итү буенча алдынгы төбәк
РФ Президенты Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары креатив индустрияне төбәкләр үсеше өчен җитди ресурс дип саный.
-
Бөгелмәдә 16 яшьлек кыз югалган
Бөгелмәдә 16 яшьлек кызны туганнары һәм полиция эзли. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
-
Күңеле белән Лениногорскины сагынды (Альберт Хәсәновның якты истәлегенә)
Шушы елның 8 ноябрендә танылган язучы, журналист, чәчмә әсәрләр остасы, сиксән өченче яшен каршыларга санаулы көннәр калганда каләмдәшебез, остазыбыз Хәсәнов Альберт Барый улы арабыздан бакыйлыкка күчте. Күпчелек гомерен Лениногорск каласында яшәде.
-
Россиядә яңа ел каникулларын ике атнага озайтырга тәкъдим иттеләр
«Россия коммунистлары» партиясе хөкүмәткә Яңа ел бәйрәмнәрен, пандемия фонындагы вазгыятьнең начараюы сәбәпле, хезмәт хакларын саклап калу белән ике атнага — 24 гыйнварга кадәр озайту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Ирләр яшәгән бүлмәдә бу гөлне үстермәгез!
Күпләр яраткан бу матур гөл өйдә көчле затлар булганын яратмый, ә менә хатын-кызның матурлыгын арттыра икән.
-
Лениногорскида татар атларына багышланган «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылачак
Татарстан рәссамнар берлеге Лениногорск районында татар атына багышланган «Татар Аргамагы» дигән пленэр оештырган.
-
Лениногорскида «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проектының эшче төркеме булды
Район һәм авыл халкына авыл территорияләрен социаль үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» дигән Россия авыл яшьләре берлеге проектын тормышка ашыра.
-
Балалар табибәсе: “Мәктәпкә балалар ач килмәсен”
"Балаларның сәгатьләп ялы турында карарлар юк, һәрбер әти-әни моны үзе хәл итә. Әмма бала яхшы итеп ашарга да, ял да итеп алырга, түгәрәкләргә дә йөрергә тиеш. Балаларның уку һәм ял чаралары да бер урында булса, бигрәк тә яхшы. Хәзер күп мәктәптә мондый мөмкинлекләр бар. Педиатр буларак шуны әйтәм: мәктәпкә балалар ач килмәсен...".
-
Татарстан күчемсез милекне теркәү буенча күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узды
Республикадагы МФЦ үзәкләренә мөрәҗәгатьләрнең 70% ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.