Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан күчемсез милекне теркәү буенча күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узды

Республикадагы МФЦ үзәкләренә мөрәҗәгатьләрнең 70% ы Росреестр хезмәтләренә туры килә.

Илдә ташламалы ипотека программасы озайтылу сәбәпле, быел Татарстанда күчемсез милеккә ихтыяҗ сизелерлек арта. Бу хакта  ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

- Күрсәтелгән хезмәтләрнең саны  -  сентябрь-октябрь айларында гына да 515 мең. Күчемсез милекне теркәү беренче урында, һәм без күп кенә төбәкләрнең күрсәткечләрен узабыз. Башта 2015 елда 68 хезмәтебез бар иде, шуларның 82% ы Росреестр хезмәтләренә туры килде. Бүгенге көндә без 254 хезмәт күрсәтәбез, аларның 62% ы Росреестрга туры килә, — диде ул.

Спикер әйтүенчә, быел республиканың күп функцияле үзәге 4 млн хезмәт күрсәткән, һәм шуларның 2,5 миллионы Росреестрга туры килә. Узган ел МФЦ офисларына 14 меңгә кадәр гариза бирүче килгән булса, быелның июль-сентябрь айларында көн саен 15-16 мең кеше мөрәҗәгать итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев