Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» проектының эшче төркеме булды

Район һәм авыл халкына авыл территорияләрен социаль үстерү мөмкинлекләре турында мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Авылда үз эшеңне ач – кыю бул!» дигән Россия авыл яшьләре берлеге проектын тормышка ашыра.

Эшче төркем Лениногорскига да килде. Лениногорскилылар белән очрашуда авыл яшьләренә дәүләт ярдәме чаралары, эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль яктан үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр.

«Безнең максат дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирү генә түгел, ә яшьләр арасында авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен да үстерү», - дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Диләрә Шувалова.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев