Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Күңеле белән Лениногорскины сагынды (Альберт Хәсәновның якты истәлегенә)

Шушы елның 8 ноябрендә танылган язучы, журналист, чәчмә әсәрләр остасы, сиксән өченче яшен каршыларга санаулы көннәр калганда каләмдәшебез, остазыбыз Хәсәнов Альберт Барый улы арабыздан бакыйлыкка күчте. Күпчелек гомерен Лениногорск каласында яшәде.

1958 елда Ш.Бикчурин нигез салган, оештырган, “Чишмә” иҗат берләшмәсенең имән терәкләреннән берсе иде. Альберт абый нәкъ менә безнең Ленин исемен горур йөрткән шәһәребездә, районыбызда үзен киңкырлы язучы итеп танытты. Үзеннән бай мирас, өч дистәгә якын китабы дөнья күрде. Аның сыман табигатьне яратучы, гади генә бөҗәк, күбәләк турында да искитмәле, балалар күңеленә хуш килгән бүгенге һәм киләчәк китап укучының күңелен яулардай әсәрләр иҗат итте ул! Өлкәннәр өчен дә өстәл китабы саналырдай хикәя, повесть, романнар калдырды. Бүгенге көндә Ш.Бикчурин исемен йөрткән оешмада да үткен сүзе, төпле фикерләре белән җиң сызганып хезмәт итте, яшь, өметле шагыйрь-язучыларны әдәбият мәйданына чыгаруга зур көч куйды.

 Альберт Хәсәнов белән күрешү үзе бер могҗиза иде. Туганы да якын күрер, берләшмә утырышыннан соң безне җибәрмичә өенә алып кайтып Мәдинә апаның кайнар бәрәңгеләре белән сыйлап, умартачы буларак үзенең иң татлы балы белән сыйлар, ә чәй табыны иң соңыннан кулына аккордеонын кулына алып рәхәтләнеп бергәләшеп җырлый идек. Ул гаиләсе белән Әлмәткә күченеп киткәч, “Чишмә” утырышларында безгә ул җитми иде.

 Соңгы елларда Әлмәт каласында көн итсә дә күңеле белән һәрвакыт Лениногорскины  сагынды. Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлегендә узган очрашу-җыеннарны калдырмаска тырышты, соңгы елларда сәламәтлеге какшаса да иҗатташларына, каләмдәшләренә сиздермәскә тырышты.

Танылган якташыбыз Әлмәт шәһәре зиратында җирләнде. Хушлашу мәрәсимендә кызы Гүзәл, оныклары, туганнары, дуслары катнашты. Аерым алганда Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Әлмәт язучылар бүлеге җитәкчесе урынбасары Миңзифа Әхмәтшина һәм башка каләмдәшләре, иҗатын хөрмәт итүчеләр килгән иде.

Альберт Хәсәнов кабатланмас язучы, үрнәк гаилә башлыгы, җаны игелек белән тулган асыл зат иде. Альберт абый, урының оҗмах түрләрендә булсын!

Таһир Шәмсуаров

  Ул Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Фатих Хөсни, Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев