Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида татар атларына багышланган «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылачак

Татарстан рәссамнар берлеге Лениногорск районында татар атына багышланган «Татар Аргамагы» дигән пленэр оештырган.

14 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Лениногорскидагы төбәкне өйрәнү музеенда әлеге пленэрда эшләнгән рәсемнәрнең күргәзмәсе ачылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗев сөйләде.

«Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре тәкъдим ителәчәк. Аларның барысында да татар атлары сурәтләнгән. Коронавирус булуга карамастан, рәссамнар янып-көеп иҗат иттеләр, тик ятмадылар. Әлеге күргәзмә Бөгелмә, Карабаш шәһәрләрендә дә узачак. Соңыннан татар атлары төшкән рәсемнәрне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алып кайтачакбыз. Атларның юлы озын», — диде ул.

Мөдәррис Минһаҗев күргәзмәгә теләгән һәркемнең килә алуын әйтте. «Татар сәнгате белән кызыксынучы һәркемне чакырып калабыз», — дип әйтте рәссам.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев