13 февраль 2018 яңалыклары
-
Ашарга ярамаган 5 продукт
Кибетләрдә ризык алганда аның составына игътибар итәсезме? Әллә матур упаковкасына, ялтыравыклы савытына, рекламадан күреп сайлыйсызмы? Болай эшләргә ашыкмагыз. Баксаң, кибет киштәләрендә тыныч кына ятучы продукт «ашарга ярамый» дигән исемлеккә дә кергән булырга мөмкин. 1. Киндер-сюрприз Әлеге баллы ризык Америкада 1938 елны ук тыелган инде. Америкалыларның хакимияте эчендә ашарга ярамаган предметлар...
-
Ан-148 самолеты һәлакәтенең сәбәбе аталды
Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Ан-148 самолеты тулы басым приемниклары бозланып, пилот индикаторларында очыш тизлеге турында мәгълүматларны дөрес бирмәү аркасында һәлакәткә юлыккан булырга мөмкин. Бу хакта РИА "Новости" самолетның үзязгычы параметрик мәгълүматларын укыган Дәүләтара авиация комитеты анализына сылтама белән хәбәр итә. Халыкара авиация комитеты ачыклавынча, очкыч һавага күтәрелеп 2,5 минуттан соң...
-
Лениногорскилыларны йөзү буенча ГТО нормативлары тапшырырга чакыралар
17 февральдә 12.00 сәгатьтә «Юбилейный» бассейнында йөзү буенча ГТО нормативлары тапшыру булачак. Моның өчен: gto.ru интернет-ресурсында теркәлгән булуыгыз кирәк, заявканы Яшьләр эшләре, спорт һәәм туризм идарәсенә бирергә, табибтан медицина белешмәсе кирәк. Сораулар буенча телефон: 5-63-86.
-
Лениногорскилылар өчен эш урыннары ярминкәсе була
15 февральдә Лениногорскиның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары ярминкәсе үтәчәк. Сезне үзәк белгечләре һәм эш тәкъдим итүчеләр түбәндәге адрес буенча көтә: Лениногорск политехник колледжы (Гагарин ур, 31).
-
Лениногорскида сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар-укулар үтте
Бүген шәһәребезнең нефть техникумының актлар залында сайлау комиссиясе рәисләре һәм сайлауларны уздыру буенча җаваплы вәкилләр өчен семинар-укулар үтте. Биредә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова катнаштылар. - Быелгы сайлау процессы башка кампанияләрдән аерылып торачак. Республика гражданнары сайлаулар көнне кайда...
-
Түбән Камада яшь хатын-кызны суйган бәндәне 19 ел төрмә көтә
Бүген Татарстан Югары суды 29 яшьлек самаралы Денис Дворяшинга карата хөкем карары чыгарды. Ул вәхшиләрчә кеше үтерүдә гаепләнә. Фаҗига узган елның сентябрендә була. СамараданТүбән Камага эшкә дип килгән Дворяшин бер хатын-кызга фатирга керә. Соңрак аның алтыннарын урламакчы була. Полициягә әйтер дип куркып үтерергә карар кыла. Җинаятьче яшь кызның муенына өч...
-
Мөэмин-Каратайда узган елга нәтиҗә ясадылар (фотолар)
Заманында Мөэмин исемле ир-егет нигез салган Мөэмин-Каратай авылы халкы февральнең бурансыз, юлларга мамык карлар түшәлгән матур бер көнендә мәдәният йортына җыелды. Авылга, аның язмышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр монда карала. Ә бүген исә безнең мәдәни үзәктә ел йомгакларына багышланган авыл җыены. Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова чыгышында әйтеп узганча, биредә 153 хуҗалык...
-
Татарстан синоптиклары салкын һава һәм томан турында кисәтә
Термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк. Татарстан синоптиклары иртәгә республикада термометрның терекөмеш баганасы урыны белән -25 градуска кадәр төшәчәк, дип кисәтә. Моннан тыш, 14 февральдә республика территориясендә урыны белән томан күзәтеләчәк. http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/13/157932/
-
Балалары 1 нче сыйныфка баручы лениногорскилылар игътибарына
19 февральдә 9.00 дән 18.00 сәгатькә кадәр Татарстанда ата-аналар өчен "кайнар линия" оештырыла. Белем бирү өлкәсендә балаларның хокукларын яклауда системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, шулай ук балаларның беренче сыйныфка укырга баруы мәсьәләләрендә ата-аналарга консультатив ярдәм күрсәтү максатларында ТРда бала хокуклары буенча Уполномоченный аппаратында узачак «кайнар линия»гә түбәндәге телефоннар аша шалтыратырга...
-
Якташыбыз Раилнең җырына бергәләп тавыш бирик
Моңлы тавышлы якташ җырчыбыз Раил Гыйззәтуллинның "Синсез" җыры клибын бик күп лениногорскилылар, башка төбәкләр дә карау, тыңлау бәхетенә иреште. Җыр күпләргә ошады. Читләр дә Лениногорск якларының гүзәл табигатен күрә алды. Бүгенгесе көндә Раилнең "Синсез" җыры "ТНВ" каналында һәм "Болгар" радиосында "Кайнар хит"та катнаша. Моның өчен тавыш бирергә кирәк. Аның ике...
-
Илфак Шиһаповны искә алу концертында кемнәр катнашачагы билгеле булды
Апрельдә Илфак Шиһаповка 50 яшь тулу уңаеннан Филармония концертлар залында зур концерт үткәрәчәкләр дип хәбәр иткән идек. Тамаша "Үзең ничек соң?.." дип атала һәм анда кемнәр катнашачагы мәгълүм булды. Илсөя Бәдретдинова, Илназ Гарипов, Ренат Галиәскәров, Рифат Зарипов, Айваз Садыров, Вадим Захаров, Фән Вәлиәхмәтов, Римма Никиктина һәм башкалар 5 апрель көнне...
-
Агропромпарки появятся в 17 районах Татарстана
Для содействия сбыту сельхозпродукции в 17 районах Татарстана будут построены агропромпарки. Об этом сообщил сегодня на брифинге в Кабинете Министров РТ глава Минсельхозпрода республики Марат Ахметов. «Фермерские агропромпарки планируем открыть в районных центрах. Первый - в Заинске», - сказал вице-премьер Правительства РТ. Построенные миниагропарки будут передаваться в управление сельскохозяйственным потребительским...
-
Лениногорскида мошенниклар салым инспекциясе хезмәткәре булып шалтыраткан
Шәһәрдәге бер кибет хуҗасына шалтыраткан берәү үзен салым инспекциясе хезмәткәре, дип таныштыра һәм исәп-хисап счетына тиз арада акча күчерергә кирәк булуын әйтә. Ир кеше акча күчерергә ашыкмый, ә полициягә шалтырата. Җинаять эше кузгатылды, шалтыратучының шәхесен ачыклау буенча оператив-тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Лениногорскилыларга сак...
-
Авылда яшәп, бала табучы хатыннарга 50 һәм 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк
Яңа төр түләүләргә ия булу өчен авылда өч ел яшәргә кирәк. Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр кертелә. Авылда өч ел яшәп, беренче һәм өченче баласын тапкан хатыннар республиканың яңа төр өстәмә түләвенә ия була. Бу хакта бүген Социаль яклау министры Эльмира Зарипова Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте....
-
Татарстанның бер авылында гадәти булмаган мәчет төзегәннәр (ФОТО)
Буа районының Черки-Кильдуразы авылында гадәти булмаган мәчет төзегәннәр. Аны авыл картлары җыелышып кардан ясаган. "Буа-ТВ" хәбәр итүенчә, авыл халкы әлеге мәчетне район мөхтәсибәте үткәрүче "Безнең мәчет макеты" дигән конкурска тәкъдим итмәкче. Черки-Кильдуразы авылы имамы Кадим Мөбәрәкшин кардан салынган мәчет авыл мәчетенең копиясе булуын әйтә. Ә бәйге нәтиҗәләре 22 февраль көнне...