Татарстанның бер авылында гадәти булмаган мәчет төзегәннәр (ФОТО)
Буа районының Черки-Кильдуразы авылында гадәти булмаган мәчет төзегәннәр. Аны авыл картлары җыелышып кардан ясаган. "Буа-ТВ" хәбәр итүенчә, авыл халкы әлеге мәчетне район мөхтәсибәте үткәрүче "Безнең мәчет макеты" дигән конкурска тәкъдим итмәкче. Черки-Кильдуразы авылы имамы Кадим Мөбәрәкшин кардан салынган мәчет авыл мәчетенең копиясе булуын әйтә. Ә бәйге нәтиҗәләре 22 февраль көнне...
Буа районының Черки-Кильдуразы авылында гадәти булмаган мәчет төзегәннәр. Аны авыл картлары җыелышып кардан ясаган.
"Буа-ТВ" хәбәр итүенчә, авыл халкы әлеге мәчетне район мөхтәсибәте үткәрүче "Безнең мәчет макеты" дигән конкурска тәкъдим итмәкче.
Черки-Кильдуразы авылы имамы Кадим Мөбәрәкшин кардан салынган мәчет авыл мәчетенең копиясе булуын әйтә. Ә бәйге нәтиҗәләре 22 февраль көнне ясалачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев