Лениногорскида сайлау комиссиясе әгъзалары өчен семинар-укулар үтте
Бүген шәһәребезнең нефть техникумының актлар залында сайлау комиссиясе рәисләре һәм сайлауларны уздыру буенча җаваплы вәкилләр өчен семинар-укулар үтте. Биредә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова катнаштылар. - Быелгы сайлау процессы башка кампанияләрдән аерылып торачак. Республика гражданнары сайлаулар көнне кайда...
Бүген шәһәребезнең нефть техникумының актлар залында сайлау комиссиясе рәисләре һәм сайлауларны уздыру буенча җаваплы вәкилләр өчен семинар-укулар үтте.
Биредә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Олег Сквордяков һәм Үзәк сайлау комиссиясе рәисе киңәшчесе Валентина Каменькова катнаштылар.
- Быелгы сайлау процессы башка кампанияләрдән аерылып торачак. Республика гражданнары сайлаулар көнне кайда булуларына карамастан, сайлауда катнаша алачак, - дип белдерде Олег Васильевич.
Алар сайлауга кагылышлы кайбер үзгәрешләр, яңалыклар хакында сүз алып бардылар. Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләре белдерүенчә, төп игътибар "мобиль сайлаучы"ларга юнәлтелә. Вакытлыча ялда, командировкада булган яки теркәлү урыны буенча яшәмәүче кешеләргә үзләренә җайлы булган участокта сайлау мөмкинлеге тудырыла. Ул сайлаучыга дәүләт хезмәтләре сайты аша онлайн-гариза тутырыла. 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр күпфункцияле үзәк яки территориаль сайлау комиссиясендә, 25 февральдән башлап теләсә-кайсы сайлау участогы комиссиясендә гариза тутырырга мөмкин. Укыту-семинар барышында презентация ярдәмендә сайлаучылар исемлеге, протоколлар белән эшләү һәм башка мөһим мәсьәләләргә дә игътибар бирелде.
Зилә Мөдәррисова
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев