Якташыбыз Раилнең җырына бергәләп тавыш бирик
Моңлы тавышлы якташ җырчыбыз Раил Гыйззәтуллинның "Синсез" җыры клибын бик күп лениногорскилылар, башка төбәкләр дә карау, тыңлау бәхетенә иреште. Җыр күпләргә ошады. Читләр дә Лениногорск якларының гүзәл табигатен күрә алды. Бүгенгесе көндә Раилнең "Синсез" җыры "ТНВ" каналында һәм "Болгар" радиосында "Кайнар хит"та катнаша. Моның өчен тавыш бирергә кирәк. Аның ике...
Моңлы тавышлы якташ җырчыбыз Раил Гыйззәтуллинның "Синсез" җыры клибын бик күп лениногорскилылар, башка төбәкләр дә карау, тыңлау бәхетенә иреште. Җыр күпләргә ошады. Читләр дә Лениногорск якларының гүзәл табигатен күрә алды.
Бүгенгесе көндә Раилнең "Синсез" җыры "ТНВ" каналында һәм "Болгар" радиосында "Кайнар хит"та катнаша. Моның өчен тавыш бирергә кирәк. Аның ике юлы бар.
Февраль ае дәвамында 5577 номерына ТНВ буш ара (пробел) 186 кодын җибәрергә кирәк. СМСлар саны чиксез.
Әлеге тапшыру һәр шимбәдә (10.00-11.00 сәгать аралыгында) телевизордан күрсәтелә. Шул вакытта экранда чыккан номерга шалтыратырга кирәк. Өй телефоныннан шалтырату бушлай, кесә телефоныннан исә оператор тарифы буенча. Шалтыратулар саны чиксез.
Әйдәгез бергәләп февраль аенда ныклап кына эшләп алыйк, тавыш бирик. Безнең якның моңлы сандугачы бит ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев