Мөэмин-Каратайда узган елга нәтиҗә ясадылар (фотолар)
Заманында Мөэмин исемле ир-егет нигез салган Мөэмин-Каратай авылы халкы февральнең бурансыз, юлларга мамык карлар түшәлгән матур бер көнендә мәдәният йортына җыелды. Авылга, аның язмышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр монда карала. Ә бүген исә безнең мәдәни үзәктә ел йомгакларына багышланган авыл җыены. Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова чыгышында әйтеп узганча, биредә 153 хуҗалык...
Заманында Мөэмин исемле ир-егет нигез салган Мөэмин-Каратай авылы халкы февральнең бурансыз, юлларга мамык карлар түшәлгән матур бер көнендә мәдәният йортына җыелды.
Авылга, аның язмышына кагылышлы мөһим мәсьәләләр монда карала. Ә бүген исә безнең мәдәни үзәктә ел йомгакларына багышланган авыл җыены.
Авыл башлыгы Әнисә Ханнанова чыгышында әйтеп узганча, биредә 153 хуҗалык исәпләнә. 300 кешелек җирлектә дүрт төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Яңа туганнан алып, 17 яшькә кадәр 61 бала бар. Хезмәткә яраклы кешеләр - 147, лаеклы ялдагылар - 92. Авыл хуҗалыгында, бюджет өлкәсендә, шифаханәдә, читкә китеп эшләүчеләр барлыгы - 58 кеше. Иске Иштирәк мәктәбендә 12 укучыбыз белем ала, алар мәктәп автобусы белән йөри. Балалар бакчасына йөрердәй 14 бала исәпләнә.
Безнең авылда элемтә бүлекчәсе юк, әлеге тармакка йомышы төшмәгән кеше сирәктер. Бүгенге көндә почтальон Рушания Гыйрфанова, халыкны куандырып, үз фазыйфасын башкара.
Авылда мәчетебез нур таратып, балкып утыра. Елдан-ел төзекләнә, матурая бара ул. Түбәтәйле агайлар мәчеткә бара, Гает, Корбан бәйрәмнәрендә җыелалар. Узган елда бизәкләү эшләре башкарылды, веранда ясалды. Авыл өстендә азан тавышы яңгыравы, сүрә-аятьләр ишетү бары тик изге гамәлләргә өнди. Һәр эшнең башлангычында торучы авыл имамы Рәис абый Сәхаповка рәхмәтебез зурдан.
Таһир Шәмсуаров
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев