13 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Экзитпол нәтиҗәләре: Миңнеханов өчен - 91 процент
Экзитпол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 13 сентябрьдә Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 91 процент тавышны Рөстәм Миңнеханов җыйган. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков аңлатканча, экзитпол - ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан кандидатлар өчен тавыш биреп чыккан гади кешеләрнең...
-
Юрий Камалтынов "Халык сайлауларда бердәмлеген күрсәтте"
Дәүләт советы рәисе урынбасары биргән мәгълүматлар буенча, күзәтүчеләрдән алган хәбәрләрдән күренгәнчә, сайлау участокларында артык зур тәртип бозу очраклары күзәтелмәгән. Ул районнарга чыккач, шуңа игътибар иткән: "Сайлауларга кешеләрнең күп килүе куандырды. Бигрәк тә 14-15 сәгать вакыт аралыгында. Территориаль комиссияләрдә эш бик яхшы оештырылган", - диде. Дәүләт советы рәисе урынбасары сүзләреннән аңлашылганча,...
-
Лениногорскида сайлауда күпме халык катнашкан?
Кичке 8 дә сайлау участоклары ябылды, тавышларны санарга керештеләр. Сайлауда лениногорскилыларның ничек катнашуы турында төгәл саннар да билгеле булды: районда сайлау участокларына халыкның 95,26%ы, шәһәрдә 87,7%ы килеп, тавыш биргән.
-
14 – 20 СЕНТЯБРЬГӘ ЙОЛДЫЗНАМӘ
КУЧКАР (21.03-20.04)лар, бу атнада алда куелган максатларыгызга ирешерсез. Сезнең алда бернинди киртә булмас. Шулай ук, яңа идеяләрегез барлыкка килер, аларны тиз арада чынга ашырып куярсыз. Тормышыгызга яңа романтик очрашу ямь бирер. Бәлки, шәхси тормышыгызда мөһим үзгәрешләр булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезнең өчен атнаның беренче яртысы авыррак булыр. Бөтен эшне дә берьюлы...
-
Татарстан кызы Альбина Замалиева «Мисс топ-модель Планета-2015» титулына лаек булды (ФОТО, ВИДЕО)
Тбилисида үткән «Мисс Планета-2015» халыкара матурлык конкурсында якташыбыз Казан кызы Альбина Замалиева махсус титул - «Мисс топ-модель Планета-2015» исеменә лаек булды, дип яза "Челнинские известия". «МИР 24» телеканалы белән үз хис-кичерешләрен уртаклашкан кыз, мондый киң масштаблы конкурста катнашып, зур урын алуына бик сөенүен белдергән. Төп коронаны исә Грузиянең 18 яшьлек...
-
“Бердәм Россия” сайлау штабында сайлауларны реаль вакыт режимында күзәтәләр
Бердәм сайлау көненә каршы штаб тәүлекәйләнә режимда эшләүгә күчте. "Бердәм Россия" сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерүенчә, штаб тыгыз режимда эшли. Региональ башкарма комитет хезмәткәрләре Татарстан районнарында сайлау барышы турында мәгълүматны он-лайн режимында алалар. Көн үзәгендә элемтәгә Әгерҗе, Лениногорск, Түбән Кама, Норлат, Минзәлә,...
-
Рафаил Гыйльманов : "Сайлауларда тәртип бозу фактлары теркәлмәде"
Татарстанда сайлаулар тыныч кына уза. Тәүлек буе иминлек саклау эшенә күчкән хокук сакчылары тарафыннан тәртип бозу очраклары теркәлмәгән. Бердәм мәгълүмат үзәгендә чыгыш ясаган ТР эчке эшләр министры урынбасары, полиция начальнигы Рафаил Гыйльманов әйтүенчә, хокук сакчыларының эше планлаштырылганча бара. Шәхси состав көчәйтелгән режимда эшли, сайлау участоклар кичә 18:00 сәгатьтән тәүлек дәвамында...
-
"Балаларымның киләчәге өметле булсын, дип килдем сайлауга"
Иске Шөгердәге 1833 нче сайлау участогына халык дәррәү булып килә. Мәдәният хезмәткәрләре концерт оештырган, эчке якта тәм-том саталар, авылдашлар бер-берсе белән күрешә, сөйләшә. Сайлау участогы комиссиясе рәисе секретаре Гүзәл Рәхимова әйтүенчә, халык бердәм булып тавыш бирергә килә. -Безнең участокта 843 сайлаучы, монда Яңа Шөгер дә керә. Ике комиссия члены сайлауга...
-
Мөэмин-Каратайда сайлау тыныч бара
Мөэмин-Каратай авылында сайлаулар тыныч бара. Монда башка авыллардан үзенчәлекле буларак, электрон сайлау оештырылган. Биш ел элек кертелгән системага әкренләп өйрәнгәннәр инде. 237 сайлаучының сигезе - беренче тапкыр сайлаучылар. -Бераз дулкынланам да, шул ук вакытта горурлык хисләре дә кичерәм. Сайлауларның мөһим вакыйга икәнен белеп килдем,киләчәгебез өчен кирәк, - ди яшь сайлаучы...
-
Иске Иштирәктә сайлаучыларны коймак белән сыйлыйлар
Авыл халкы сайлауларга бик җаваплы карый. Бердәм һәм актив булып тавыш бирергә килә. Районыбыз авылларында да бу күренеш күзәтелде. Иске Иштирәк мәдәният йортында урнашкан 1830 нчы сайлау участогы бәйрәм төсе алган, шарлар белән бизәлгән, музыка уйнап тора. Комиссия членнары иртәнге алтыда ук участокка килгәннәр. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Әкълимә Хәйруллина...
-
Лениногорскида сайлау ничек бара?
Сәгать 12 гә Лениногорскида: шәһәрдә - 45%, районда - 48,2% халык тавыш биргән. Муниципаль районнар арасында алда Кайбыч бара - 80%, аңардан соң Апас районы - 76,12%, Чирмешән районы - 70, 90%.
-
Лениногорск шәһәренең “Яшьлек” стадионы реконструкциядән соң тантаналы рәвештә ачылды
12 сентябрь көнне Лениногорск шәһәренең "Яшьлек" стадионы реконструкциядән соң тантаналы рәвештә ачылды. Ачылу тантанасында шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры Наил Мәганов, "Лениногорскнефть" идарәсе Рафаил Нурмөхәммәтов һәм башкалар катнашты. Җыелган халык, килгән кунаклар өчен үзешчән сәнгать артистлары концерт куйды. Төрле спорт мәйданчыгында спортчылар җыелды. Теннис, волейбол буенча шәһәр...
-
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз тавышын бирде
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хатыны Луиза ханым белән Казанның Жуковский урамындагы 116нчы лицей бинасында урнашкан 43нче сайлау участогында сайлады. - Сайлауларга күтәренке кәеф белән килдек, урамда да көн бүген нинди матур, кояшлы, нәкъ бәйрәмчә, - диде Фәрит Мөхәммәтшин бюллетеньнәрне сайлау тартмаларына салганнан соң журналистларга. - Быелгы сайлаулар аеруча...
-
Лениногорскида бер хатын-кызның мунчада телефонын урлаганнар
Лениногорскиның Белинский урамында урнашкан мунчасында ял иткәндә бер хатын-кызның кыйммәтле телефонын урлыйлар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул көнне мунчада ике компания ял итә. Видеокүзәтүдән күренгәнчә, икенче компаниядән бер 20 яшьләр тирәсендәге кыз, башка компания ял иткән бүлмәгә керә, беркем дә юк икәнен күргәч, өстәл өстендә яткан кыйммәтле телефонны урлап чыгып китә....
-
Лениногорскида беренчеләрдән булып район башлыгы сайлады
Шәһәр һәм райондагы 57 сайлау участогы эше дәвам итә, тугыздан соң сайлаучыларның активлыгы тагын да артты. Бюллетень алганда, чират тормыйлар үзе, участоклардан кеше дә өзелми. Шулай итеп, лениногорскилылар кичке 8гә кадәр сайлый алачак. Беренчеләрдән булып, район башлыгы Рәгать Хөсәнов та үз тавышын бирде. Ул иртәнге сәгатьләрдә үзе яшәгән Геофизика поселогындагы...