Лениногорскида бер хатын-кызның мунчада телефонын урлаганнар
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскида бер хатын-кызның мунчада телефонын урлаганнар

Лениногорскиның Белинский урамында урнашкан мунчасында ял иткәндә бер хатын-кызның кыйммәтле телефонын урлыйлар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул көнне мунчада ике компания ял итә. Видеокүзәтүдән күренгәнчә, икенче компаниядән бер 20 яшьләр тирәсендәге кыз, башка компания ял иткән бүлмәгә керә, беркем дә юк икәнен күргәч, өстәл өстендә яткан кыйммәтле телефонны урлап чыгып китә....

Лениногорскиның Белинский урамында урнашкан мунчасында ял иткәндә бер хатын-кызның кыйммәтле телефонын урлыйлар.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, ул көнне мунчада ике компания ял итә. Видеокүзәтүдән күренгәнчә, икенче компаниядән бер 20 яшьләр тирәсендәге кыз, башка компания ял иткән бүлмәгә керә, беркем дә юк икәнен күргәч, өстәл өстендә яткан кыйммәтле телефонны урлап чыгып китә.
Полиция хезмәткәрләре аны тиз арада тоткарлый. Аңа карата җинаять эше кузгатыла.

кража телефона кража телефона из бани

Нет комментариев