Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Экзитпол нәтиҗәләре: Миңнеханов өчен - 91 процент

Экзитпол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 13 сентябрьдә Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 91 процент тавышны Рөстәм Миңнеханов җыйган. Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков аңлатканча, экзитпол - ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан кандидатлар өчен тавыш биреп чыккан гади кешеләрнең...

Экзитпол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 13 сентябрьдә Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 91 процент тавышны Рөстәм Миңнеханов җыйган.


Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков аңлатканча, экзитпол - ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан кандидатлар өчен тавыш биреп чыккан гади кешеләрнең фикерен белешү. Татарстанда әлеге социологик тикшеренү Президент сайлаулары уңаеннан үткәрелгән - белгечләр 77 сайлау участогында барлыгы 22 мең кешенең фикерен белешкән.

Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы "Иҗтимагый фикер - Татарстан" фонды ярдәмендә республикада халыкның сәяси һәм милли мәсьәләләргә карата фикерен өйрәнү белән соңгы ике-өч елда даими шөгыльләнә.

Экзитпол ысулы буенча сайлау көнендә уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән Андрей Тузиков Татарстанда сәгать кичке 8 тулып, сайлау участоклары ябылгач, Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев