Мөэмин-Каратайда сайлау тыныч бара
Мөэмин-Каратай авылында сайлаулар тыныч бара. Монда башка авыллардан үзенчәлекле буларак, электрон сайлау оештырылган. Биш ел элек кертелгән системага әкренләп өйрәнгәннәр инде. 237 сайлаучының сигезе - беренче тапкыр сайлаучылар. -Бераз дулкынланам да, шул ук вакытта горурлык хисләре дә кичерәм. Сайлауларның мөһим вакыйга икәнен белеп килдем,киләчәгебез өчен кирәк, - ди яшь сайлаучы...
Мөэмин-Каратай авылында сайлаулар тыныч бара. Монда башка авыллардан үзенчәлекле буларак, электрон сайлау оештырылган.
Биш ел элек кертелгән системага әкренләп өйрәнгәннәр инде. 237 сайлаучының сигезе - беренче тапкыр сайлаучылар.
-Бераз дулкынланам да, шул ук вакытта горурлык хисләре дә кичерәм. Сайлауларның мөһим вакыйга икәнен белеп килдем,киләчәгебез өчен кирәк, - ди яшь сайлаучы Рифат Билалов. Аңа килүе өчен рәхмәт әйтеп, бүләген тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев