15 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
БАШКОРТСТАНДА БЕР ИР-АТ ХАКИМИЯТ БИНАСЫ КАРШЫНДА ҮЗ-ҮЗЕНӘ УТ ТӨРТКӘН
Ул башта кислота эчкән һәм үзенә пычак кадаган. Бу хәл Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә булган. proufu.ru сайты хәбәр иткәнчә, ир-ат шәһәр администрациясе бинасы каршында үз-үзенә бензин сибеп, ут төрткән. Бензин сибәр алдыннан, ул кислота эчкән һәм үзенә пычак кадаган. Бу гамәлне ник кылганы әлегә ачыклана. "Комсомольская правда" газетасы сайты язганча, ир-ат,...
-
Лениногорскиның 66нчы янгын сүндерү частенә яңа машина кайтты (фотолар)
Шәһәребездәге 66нчы янгын сүндерү частена яңа машина Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының ТР буенча баш идарә җитәкчесенең урынбасары, подполковник Рафаил Мотыгуллин тапшырды. - Бәла-казаларны булдырмау - янгын сүндерүчеләрнең төп максаты һәм сез бирелгән бурычларны тиешенчә үтисез.Ә бу машина җаваплы эшегездә төп ярдәмче булачак. Яңа техниканы җентекләп өйрәнергә, аның бөтен мөмкинлекләрен...
-
Яңалыклар
-
Лениногорскилыларны Николай Кудашев истәлегенә багышланган кичәгә чакыралар
16 гыйнварда Н. Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбе сезне Николай Максимович Кудашевның 80 еллыгы уңаеннан оештырылачак Хәтер кичәсенә чакыра. Анда дуслары, фикердәшләре, укучылары хәтер- концерты куячак. Башлана 16.00 сәгатьтә. Чара - Лениногорск шәһәре, Ленинградская урамы, 21 А йорт. Телефон: 6-54-89.
-
Рафис Сөләйманов сәхнәгә гашыйк кеше
Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артисты Рәфис Сөләймановның төрле спектакльләрдә уйнавын күргән бар. Бу юлы аның белән очрашып, аралашып алырга булдым. Кичке сәгать алты да Мәдәният сараенда очраштык. Эштән соң репетициягә килде ул, сөйләшеп-аралашып та киттек. Тумышы белән Куакбаш авылыннан икән. Гаиләләрендә икенче бала булып үскән. Аңа өч яшь...
-
Балалар бакчасы өчен түләү арта
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 гыйнвардан республика балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләүләре 4 процентка артуы уңаеннан аңлатма бирде. "Ата-аналар түләве арту балалар бакчалары эшчәнлеген финанс тәэмин итү чыгымнары, шул исәптә азык-төлек бәясе, балаларны карауда катнашучы персоналларның хезмәт хакы арту белән бәйле", - диелгән министрлык хәбәрендә. Ата-аналар түләве...
-
Россиядә поездга билетны дүрт ай алдан алып булачак
Юлларны төзәтү һәм технологик эшләр булу сәбәпле, графигы үзгәрми торган поездларга алдан билет алып куярга мөмкин. Россиядә 2018 елда расписаниеләре үзгәрми торган поездларга билетны 120 көн алдан алып куеп булачак. Сәяхәт алдыннан дүрт ай алдан, поездга билет алып куеп булачак, дип яза «Российская газета». Мәсәлән, даими график буенча йөри торган...
-
Бүген бер мәктәптә коточкыч хәл булды
Тикшерү комитеты гадәттән тыш хәлдән соң җинаять эше кузгаткан. Бу хәл бүген, 15 гыйнвар көнне иртән Пермь мәктәбендә була. Анда ике укучы (берсе элеккеге укучы) арасында низаг килеп чыга һәм алар салкын корал (пычак) белән кара-каршы сугышалар. Анда булган укытучылар һәм укучылар аларны аерырга тырыша. Әмма үзләре пычак җәрәхәтләре алалар....
-
Руль артындагы лениногорскилыларга киңәш: ТӘРӘЗӘ ЮГЫЧ КАТСА...
Кыш көне күп машина йөртүче тәрәзә юа торган сыеклык кату кебек кыенлык белән очраша. Мондый автомобильдә юлга чыгу куркыныч санала. Бу мәсьәләне ничек хәл итәргә?
-
Айсылу Габдинованы кем ашаткан?
Айсылу Габдинова челтәрдә сөенече белән уртаклаша. Ниһаять, ул да күренекле баянчы, җырлар авторы Альфред Якшимбетов белән шәхсән танышу бәхетенә ирешкән. Айсылу социаль челтәрдәге битендәге фото астында мондый сүзләр язып калдырган: "Альфред Якшимбетов! Татар эстрадасын хитлар белән баетып торучы кеше! Нихаять, таныштык буген! Бик гади, ачык, мөләем кеше! Керу белән ашарга...
-
Лениногорскида ике төр чаңгы ярышы буенча узган бөтенроссия ярышлары нәтиҗәсе
10 -12 гыйнварда Лениногорскида «Россиянең олимпия ярышлары, резервның беренче кубогы» бөтенроссия ярышлары үтте. Анда Казан, Әлмәт, Лениногорск,Түбән Новгород, Екатеринбург, Уфадан килгән спортчылар катнашты. Барлыгы 37 спортчы катнашты. 2006 елдан яшьрәк малайлар: 1 урын: Вацков Денис (Лениногорск, 4нче мәктәп) 2: Галямов Роберт (Казан) 3: Князев Пётр (Уфа) 2006 елгы һәм яшьрәк...
-
2018 елда Татарстанда 42 мәдәният объектына капиталь ремонт ясалачак
Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт үткәрүгә 2018 елда 342,98 миллион сум акча бүленгән. 2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән. Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23 миллион сумга...
-
Бөгелмә районында автобус белән такси бәрелешкән урыннан видео пәйда булды
Юл-транспорт һәлакәте Казан - Оренбург трассасының 298нче километрында булган. Бөгелмә районында автобус белән такси бәрелешкән урыннан видео пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә Татарстанның Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч...
-
Каның нинди, холкың шундый... Лениногорскилылар, үзегезне тикшереп карагыз
Әгәр Европада кешедән: "Сез нинди Зодиак билгесе астында тугансыз?" - дип сорасалар, Япониядә исә: "Сезнең кан төркемегез нинди?" - дигән сорауны еш бирәләр. Японнар фикеренчә, кан төркеме кешенең характерын һәм шәхси үзенчәлекләрен белдерә. I төркем. Сез лидер булырга омтыласыз. Әгәр алдыгызга максат куйгансыз икән, аны тормышка ашырганчы көрәшәсез. Алга таба...
-
Минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 1 майда тигезләячәкләр
2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләячәкләр. 2018 елның 1 маеннан минималь хезмәт хакын аена 11 163 сум итеп билгеләячәкләр. Тиешле канун проекты хокук мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган. Аның нигезендә, минималь хезмәт хакын һәм яшәү минимумын 2018 елның 1 маенда тигезләячәкләр. Бу хакта "Башинформ"...