Ул башта кислота эчкән һәм үзенә пычак кадаган. Бу хәл Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә булган. proufu.ru сайты хәбәр иткәнчә, ир-ат шәһәр администрациясе бинасы каршында үз-үзенә бензин сибеп, ут төрткән. Бензин сибәр алдыннан, ул кислота эчкән һәм үзенә пычак кадаган. Бу гамәлне ник кылганы әлегә ачыклана. "Комсомольская правда" газетасы сайты язганча, ир-ат,...
Бу хәл Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә булган. proufu.ru сайты хәбәр иткәнчә, ир-ат шәһәр администрациясе бинасы каршында үз-үзенә бензин сибеп, ут төрткән.
Бензин сибәр алдыннан, ул кислота эчкән һәм үзенә пычак кадаган.
Бу гамәлне ник кылганы әлегә ачыклана. "Комсомольская правда" газетасы сайты язганча, ир-ат, куркыныч гамәлен кылу алдыннан, "Протест белдерәм, коррупция!" - дип кычкырган.
Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, ул исән, дип хәбәр итә басма.

Фото: социаль челтәр
Нет комментариев