Бөгелмә районында автобус белән такси бәрелешкән урыннан видео пәйда булды
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөгелмә районында автобус белән такси бәрелешкән урыннан видео пәйда булды

Юл-транспорт һәлакәте Казан - Оренбург трассасының 298нче километрында булган. Бөгелмә районында автобус белән такси бәрелешкән урыннан видео пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә Татарстанның Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч...

Юл-транспорт һәлакәте Казан - Оренбург трассасының 298нче километрында булган.

Бөгелмә районында автобус белән такси бәрелешкән урыннан видео пәйда булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, кичә Татарстанның Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Ун пассажиры булган "Уфа - Казан" рейс автобусы каршы як полосага чыгып, "Джили" җиңел машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев