Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Рафис Сөләйманов сәхнәгә гашыйк кеше

Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артисты Рәфис Сөләймановның төрле спектакльләрдә уйнавын күргән бар. Бу юлы аның белән очрашып, аралашып алырга булдым. Кичке сәгать алты да Мәдәният сараенда очраштык. Эштән соң репетициягә килде ул, сөйләшеп-аралашып та киттек. Тумышы белән Куакбаш авылыннан икән. Гаиләләрендә икенче бала булып үскән. Аңа өч яшь...

Рәшит Шиһап исемендәге татар халык театры артисты Рәфис Сөләймановның төрле спектакльләрдә уйнавын күргән бар. Бу юлы аның белән очрашып, аралашып алырга булдым.

Кичке сәгать алты да Мәдәният сараенда очраштык. Эштән соң репетициягә килде ул, сөйләшеп-аралашып та киттек. Тумышы белән Куакбаш авылыннан икән. Гаиләләрендә икенче бала булып үскән. Аңа өч яшь булганда, гаиләләре белән Үзбәкстан якларына күченеп китәләр. Чит җиргә киткәч тә, Рәфис абый туган телен онытмый. Әнисе Тәскирә апа балаларына Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әкиятләрен, Муса Җәлил шигырьләрен өйрәтә. Туган телгә мәхәббәт һәм ихтирам гаиләдә тәрбияләнә диюләре шушыдыр инде.

-Әниемә бик рәхмәтле. Ул минем төп киңәшчем дә, тәнкыйтьчем дә. Әле хәзер дә роль башкарганда, кимчелеклеремне күреп, бу җирдә сиңа болайрак уйнарга кирәк иде дип өйрәтә, - ди ул.

Ә аның сәхнәгә кереп китүе менә болайрак була. Чит җиргә чыгып киткән Сөләймановлар, уллары Рәфис дүртенче сыйныфта укыганда туган якларына әйләнеп кайталар һәм Лениногорскида яши башлыйлар. Шулай бервакыт аларга кунакка икетуган сеңелесе Гөлшат килә һәм үзе белән Мәдәният сараена ияртә. Аның репетициягә баруы икән. Шунда аны балалар театры җитәкчесе Рәшит Хәбибуллин күреп ала, шигырь сөйләтә. "Татарча беләсеңме? Уйныйсың киләме?", - дигән соравына унике яшьлек малай җилкәләрен генә сикертсә дә, шул көннән башлап театр дигән серле дөньяга чума. "Дуска кул суз" исемле балалар спектакле беренче тапкыр сәхнәгә алып чыга аны. Җәнлекләр турындагы тамашада ул бүре булып уйный. Бала чактан ук оста режиссер җитәкчелегендә иҗат итә алуы аңарда үз-үзенә ышаныч уята.

Берничә елдан әлеге театр таркала, тик Рәфис абый "югалмый": өлкәннәр театрында уйный башлый. Роберт Батулланың "Кичер мине әнкәй"дәге Миргаян роле аны "дөньяга чыгара" . 1989 елдан алып, унбиш ел буена, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Шиһапов җитәкчелегендә куелган барлык спектакльләрдә дә уйный. Данил Салиховның "Бөер ташы" спектаклендә баш герой Микүләй дәдәй образы иң үтемлеседер, дип саный. Бу спектакльне алар хәтта Казанда Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә куялар. Ул анда җитмеш ике яшьлек бабайны уйный. Рәфис абый бу спектакль белән бәйле бер кызык хәлне дә искә төшереп узды. "Бөер ташы" спектакльнең премьерасына әнисенең туганын да чакыралар. Апасы спектакльдән соң :"Рәфисне шәп уйный дигән идегез, ә ул спектакльдә күренмәде дә. Анда сәхнәгә һаман шул бер карт бабай чыкты да сөйләде, чыкты сөйләде ", - дигән.

Менә шундый сәхнәнең ямен, сүзнең тәмен белгән искиткеч артист ул. Гомеренең кырык елын театрга багышлаган. Тамашачыларга күпсанлы образлары белән якын һәм ул башкарган рольләр дә санап бетергесез. Илдар Юзеевның "Әгәр кайтмый калсаң", Рәдиф Сәгъдинең "Сынган беләзек", Хәбир Ибраһимовның "Нафыйга ханым", "Кызыма килер йөз кеше", Туфан Миңнуллинның "Ай булмаса-йолдыз бар", Риза Ишморатовның "Сулдырмагыз Сәрби чәчәген", Данил Салиховның "Яшьлек хатам-йөрәк ярам", "Кызлар капкыны"нда берсеннән-берсе гаҗәеп образлар тудыра.

"Хатын түгел аҗдаһа" спектакле генә дә бер ел эчендә җитмеш тапкыр уйнала.

-Уңай геройларны уйнарга күпкә авыррак, чөнки зур җаваплылык сорала, тамашачы карашы-синдә, ул синең һәр хәрәкәтеңне күзәтә, сүзеңне игътибар белән тыңлый, - ди ул.

Бары тик иҗатка гашыйк, сәхнәне үз иткән кеше генә өстәмә эшеннән тыш, театрда уйнарга вакыт табадыр ул. Рәфис абый тормыш иптәше Җәвидәгә дә рәхмәтле. Ул мине аңламаса, ярдәм итмәсә уйный алмас идем, ди.

-Сәхнәдә дистәләгән артист мәш килеп йөрсә дә, Рәфис Сөләймановтан башка, спектакльләр куеп булмас иде. Гади артист кына түгел, театрыбызның алтын тоткасы ул, - ди театр режиссеры Мәдинә апа Сафиуллина. Рәфис абый роль башкарудан тыш, спектакльне сәхнәгә кую өчен барлык кирәк-яракны табучы, бик кирәксә үз куллары белән ясап бирүче дә икән.

17 гыйнвар көнне Мәдәният сараенда Рәфис Сөләймановның иҗат кичәсе була. Бу көнне, халык соравы буенча, "Әни исе" спектакле дә кабатлап күрсәтеләчәк.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев