Лениногорскида "Татарстан- уртак йортыбыз" фестиваленең зональ туры узды (ФОТОЛАР)
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида "Татарстан- уртак йортыбыз" фестиваленең зональ туры узды (ФОТОЛАР)

Шәһәр Мәдәният сараенда "Татарстан - уртак йортыбыз" этномәдәни республика фестиваленең зональ сайлап алу туры узды. Анда Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Алар үзләренең йола һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Әлбәттә, лениногорскилылар да бу фестивальдән читтә калмады, иҗат коллективлары чыгышы һәркемгә ошады. Алар Диплом белән бүләкләнде, шулай ук...

Шәһәр Мәдәният сараенда "Татарстан - уртак йортыбыз" этномәдәни республика фестиваленең зональ сайлап алу туры узды.
Анда Әлмәт, Чирмешән, Бөгелмә, Баулы, Ютазы районнарыннан килгән вәкилләр катнашты. Алар үзләренең йола һәм гореф-гадәтләрен тәкъдим итте.
Әлбәттә, лениногорскилылар да бу фестивальдән читтә калмады, иҗат коллективлары чыгышы һәркемгә ошады. Алар Диплом белән бүләкләнде, шулай ук кайберләре Казанда узачак гала-концертка чакыру да алдылар.
Ул көнне Мәдәният сараена 250дән артык катнашучы җыелды.
Фотолар addnt.ru/otborochnyjj-tur-nash-dom-tatarstan-9/ сайтыннан

Нет комментариев