Шәһәрдәге музыка-рәсем педагогик колледжы студент кызлары республика конкурсында катнашты, дип хәбәр итә колледж сайты.
Октябрь башында Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге педагогик колледжда "Сөмбелә" татар халык уенына багышланган республика конкурсының сайлап алу туры узды. Эксперт комиссиясе нәтиҗәсе буенча икенче турга 11 һөнәри белем бирү учреждениесе командалары , шул исәптән безнең колледж...
Шәһәрдәге музыка-рәсем педагогик колледжы студент кызлары республика конкурсында катнашты, дип хәбәр итә колледж сайты.
Октябрь башында Минзәләдә Муса Җәлил исемендәге педагогик колледжда "Сөмбелә" татар халык уенына багышланган республика конкурсының сайлап алу туры узды. Эксперт комиссиясе нәтиҗәсе буенча икенче турга 11 һөнәри белем бирү учреждениесе командалары , шул исәптән безнең колледж командасы да үткән.
Күптән түгел икенче тур да узган, анда колледж студент-кызлары: Наилә Гиматдинова, Лиана Локманова, Илүзә Газимҗанова, Гүзәл Фазлыева, Лиана Муллина катнашты. Алар татар халык мәдәнияте үсеше тарихы буенча белемнәрен, шулай ук оештыру, иҗатка булган сәләтләрен күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, "Сәләтлеләр" номинациясендә җиңү яуладылар.
Фото edu.tatar.ru/l-gorsk/page1293.htm/page1294.htm сайтыннан
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев