16 июль 2018 яңалыклары
-
Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән
(Алабуга, 16 июль, “Татар-информ”, Гөлнара Салихова) Алабугада көчле яңгырдан соң биш метрлы чокыр барлыкка килгән. Шәһәрдә бер төн эчендә явым-төшем 42 миллиметрда булган. Бу хакта бүген Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга идарәсе җитәкчесе Николай Доронин хәбәр итте.
-
“Казан-Арена” стадионында киләчәктә Татарстанның Спорт музее эшләячәк
Хәзерге вакытта Шамил Галиев исемендәге музейны Спорт сараеннан күчереп, мәйданнарын киңәйтү һәм яңа экспонатлар белән тулыландыру турында сүз бара.
-
Казанда Чемпионатның Җанатарлар фестиваленә 800 меңнән артык кеше килгән
Казандагы зона 11 шәһәр арасында иң зурларының берсе булган.
-
Краснодар краенда курортта ял иткән өчен акча җыя башладылар
Курорт өчен җыемның күләме тәүлегенә 10 сумны тәшкил итә.
-
Лениногорскилы сорау бирә: ТКХ өчен түләү документларында реклама урнаштыру законлымы?
Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләү документларында реклама урнаштыру законлымы, дигән сорауны Лениногорскилы прокуратурага юллаган.
-
Футбол буенча Дөнья чемпионатыннан кызыклы саннар
Франция җыелма командасы тарихта икенче мәртәбә футбол буенча Дөнья чемпионы булды.
-
Лениногорскида Кирилловлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте (Фотолар)
Лениногорск ЗАГС бүлегендә Владимир һәм Людмила Кирилловар гаиләсенең Алтын туйлары уңаеннан тантана узды.
-
Лениногорскилы “Уайт спирит” белән термик пешү алган
Лениногорскида Гагарин урамы, 8нче йортның бер фатирында 33 яшьлек лениногорскилы киемен “Уайт Спирит” белән чистартканда, термик пешү ала. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы пресс-хезмәте хәбәр итә, дип яза Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.
-
Крыжовниктан желе
Пешеп җитмәгән каты крыжовникны юып кәстрүлгә салыгыз да, берничә кашык су өстәп, өстен томалап пешерегез.
-
Түбән Чыршылыда менә нинди эре җиләкләр җыйганнар
Бу фотоларны Вконтактедагы страничкабызга җибәргәннәр.
-
Лениногорскилылар, сулыкларда сак булыгыз!
Быел ел башыннан бирле Татарстан сулыкларында 51 кеше үлгән
-
Булат Бәйрәмовның Ләйсәнгә күп балалы гаилә статусын раслаучы таныклык биргәнгә кәефе китә
Өч бала әнисе Ләйсән Гыймаева күп балалы ана булуы турында дәүләт таныклыгы алган
-
Лениногорскилылар, гөмбә җиләк түгел, аны чиләккә җыймагыз!
Гөмбә сезоны ачылу белән халык урманга ашыга.
-
Татарстанда яшүсмерне елан чаккан
Шушы көннәрдә Чирмешән районы үзәк хастахәнәсенә елан чаккан бер малайны алып килгәннәр. Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек яшүсмерне елан бармагыннан чагып ала
-
Районда кайбер тракторчылар закон бозып йөргән (рейд нәтиҗәләре)
Район территориясендә «Трактор-прицеп” профилактик операциясе 13 июньнән 8 июльгә кадәр узды.