Районда кайбер тракторчылар закон бозып йөргән (рейд нәтиҗәләре)
Район территориясендә «Трактор-прицеп” профилактик операциясе 13 июньнән 8 июльгә кадәр узды.
Әлеге чарада Гостехнадзор хезмәте, ЮХИДИ вәкилләре катнашты. Чара барышында 52 берәмлек трактор, үзйөрешле юл-төзелеш машиналары һәм аларга тагылмалар тикшерелде.
Техникаларның тугызы нормаларны һәм закон кагыйдәләрен бозып йөргән булып чыкты. 10 тракторчы-машинист һәм хезмәттәге (должностной) ике кеше административ җаваплылыкка тартылды.
Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инспекторы
Фото Гостехнадзор тарафыннан тәкъдим ителде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев