Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Футбол буенча Дөнья чемпионатыннан кызыклы саннар

Франция җыелма командасы тарихта икенче мәртәбә футбол буенча Дөнья чемпионы булды.

Әлеге команда беренче тапкыр 1998 елда җиңү яулаган иде.

Хорватия җыелмасы, икенче урын алып, тәүге тапкыр футбол буенча Дөнья чемпионаты финалисты булды.

Бельгия командасы да өченче урын алуга иреште.

Россия командасы беренче тапкыр чемпионатның чирекфиналына чыкты.

Чемпионат вакытында 64 уенда барлыгы 169 гол кертелгән. Бу – турнир тарихында өченче күрсәткеч. Рекорд – 1998 һәм 2014 елгы чемпионатларда. Ул уеннарда 171 гол исәпкә алынган.

Турнирның “Иң яхшы уенчы“сы дип Хорватия командасы капитаны Лука Модрич билгеләнде. Аңа “Алтын туп“ тапшырылды.

 

Франция уенчысы Килиан Мбаппе – чемпионатның “Иң яхшы яшь уенчы“сы дип билгеләнде.

“Иң яхшы капкачы“ исемен яулаган Бельгия командасыннан Тибо Куртуа – “Алтын перчатка“ иясе.  

ФИФА чемпионатта иң яхшы гол исеменә дәгъва кылучыларны атады. Алар арасында Россия җыелмасыннан Денис Черышев һәм Артем Дзюбоның өчәр голы керде.  

Чемпионат вакытында Казанга килгән туристларга 11,2 миллиард сумлык хезмәт күрсәтелгән.

Уртача алганда бер җанатар Татарстан башкаласында көненә 37 мең сум акча тоткан.

http://agryz-rt.ru

фото:http://footoboz.com/tax_secondary_menu/cat_camp_world/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев