Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы сорау бирә: ТКХ өчен түләү документларында реклама урнаштыру законлымы?

Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләү документларында реклама урнаштыру законлымы, дигән сорауны Лениногорскилы прокуратурага юллаган.

Прокуратура җавабы:
- “Реклама турында”гы Федераль законның 5нче һәм  38нче мәддәләренә үзгәрешләр кертү турында” гы (03.04.2018 N 61-ФЗ) Федераль закон буенча, торак-коммуналь хуҗалыгы өчен түләү документларында реклама бирү тыелган. Реклама турындагы законга өстәмә  кертелде, аның буенча торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү документларында һәм аның икенче ягында реклама урнаштыру тыела. Әлеге тыю социаль реклама һәм белешмә мәгълүматка кагылмый. Бу законны бозган өчен реклама таратучы җавап бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев