20 декабрь 2019 яңалыклары
-
Сугышлы авылы уңганнары бәйрәмгә күргәзмә әзерләгән (фотолар)
Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючы алдынгыларны бүләкләү булды.
-
Президент 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветеранына Рәхмәт хаты тапшырды
Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Очрашу Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан оештырылды.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне тикшерә башларга мөмкин?!
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек булуның бернинди тышкы билгеләрен күрсәтмәгән очракта да, барлык машина йөртүчеләрне алкоголь һәм наркотикларга тикшерү хокукына ия булырга мөмкиннәр.
-
Иске Шөгер авыл башлыгы Лилия Шиһапова бүләкләнде
Лениногорск муниципаль районының зур делегациясе район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XIV съезды эшендә катнашты.
-
Владимир Путин 2020 елда пенсия 6,6 процентка артачак дип вәгъдә итте
Киләсе елда Россиядә пенсия 6,6 процентка артачак. РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында шул хакта белдерде.
-
"Рубин"га яңа тренер билгеләнде
«Рубин» футбол клубының яңа тренеры итеп Леонид Слуцкий билгеләнде. Контракт 5 елга исәпләнгән.
-
Лениногорскида чыршы саталар
Шәһәрдә чыршылар сатуга чыкты. Аларны Лениногорск урман хуҗалыгы тәкъдим итә. Бәяләре 300 сумнан башлана.
-
Россиядә эш бирүче кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырырга яки цифрлыны сайларга тиеш
Россиядә эш белән тәэмин итүчеләр июнь ахырына кадәр хезмәткәрләргә хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау турында хәбәр итәргә тиеш.
-
Табиб атланмайның файдасы һәм зыяны турында сөйләде
Атланмай зыянлы продукт түгел, әмма аны чама белән кулланырга кирәк.