ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне тикшерә башларга мөмкин?!
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек булуның бернинди тышкы билгеләрен күрсәтмәгән очракта да, барлык машина йөртүчеләрне алкоголь һәм наркотикларга тикшерү хокукына ия булырга мөмкиннәр.
Россия Эчке эшләр министрлыгы тикшерү кагыйдәләренә тиешле үзгәрешләр проектын әзерләгән, Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Ведомство тарафыннан эшләнгән РФ Хөкүмәте карары кабул ителгән очракта, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре руль артындагы кешеләрне алдан тикшерә алачак. Моның өчен алкоголь детекторы һәм наркотикларга экспресс-анализлау өчен портатив кәгазь тест кулланылачак.
Сүз органолептик методлар белән генә чикләнмәгән алдан тикшерү турында барачак. Әгәр дә машина йөртүчеләрнең исерек яки наркотик куллану билгеләре күренеп тормаса приборлар ярдәмгә киләчәк. Тестның уңай нәтиҗәсе медицина тикшерүенә җибәрү өчен нигез булачак.
Экспертлар бәяләвенчә, әлеге юнәлеш юл хәрәкәте иминлегенә уңай тәэсир итәргә тиеш.
Чыганак: http://almet-rt.ru/news/mgyyat/yukhidi-khezmtkrlren-barlyk-mashina-yrtchelrne-tikshererg-mmkin
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев