Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә эш бирүче кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырырга яки цифрлыны сайларга тиеш

Россиядә эш белән тәэмин итүчеләр июнь ахырына кадәр хезмәткәрләргә хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау турында хәбәр итәргә тиеш.



 

 Россиядә барлык эш бирүчеләр киләсе елның 30 июненә кадәр үз хезмәткәрләренә хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау турында хәбәр итәргә тиеш. Алар кәгазь хезмәт кенәгәсен калдырырга яки цифрлы вариантка күчәргә тиеш. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.

«2020 елның 30 июненә кадәр һәр эш бирүче язма формада хезмәткәренә аның хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләр электрон формада яки кәгазь чыганакта алып барылуын сайларга тиешлеге турында хәбәр итәргә тиеш», — диде Елена Полякова.

Традицион кәгазь хезмәт кенәгәләре алып барылуын теләгән һәркем, эш бирүче тарафыннан цифрлы хезмәт кенәгәсен рәсмиләштерү кебек үк, гариза бирергә хокуклы. Эшләүче гражданнар бу мәсьәләне 2020 елның 31 декабренә кадәр хәл итәргә тиеш.

«Һәрхәлдә, агымдагы елда эштән киткән һәм киләсе хезмәт килешүләре буенча урнашырга өлгермәгән гражданнар булачак. Аларга 2021 елда һәм аннан соңгы елларда эшкә кергәндә үз эш бирүчеләреннән сайлау хокукы биреләчәк», - дип өстәде ул.

Электрон хезмәт кенәгәсенә күчү ирекле, шуңа күрә хезмәт кешесенең кәгазь версиясен күпме кирәк булса, шулкадәр сакларга мөмкин. Бердәнбер искәрмә булып 2021 елдан беренче тапкыр эшкә урнашучылар торачак. Мондый кешеләрдә эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлар башта электрон рәвештә кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/18-12-2019/rossiyad-esh-bir-che-k-gaz-hezm-t-ken-g-sen-kaldyryrga-yaki-tsifrlyny-saylarga-tiesh-5710770

Фото:https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев