Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида чыршы саталар

Шәһәрдә чыршылар сатуга чыкты. Аларны Лениногорск урман хуҗалыгы тәкъдим итә. Бәяләре 300 сумнан башлана.

 

Шәһәрдә халыкка чыршылар сату урыннарын билгеләү буенча район башлыгы Рәгать Хөсәеновның боерыгы бар. Сату урыннары:

“Юбилейный” паркы;

Мурзин урамы- “Старый город” кибете янында;
Шашин урамы- спорт мәктәбе каршындагы мәйданчык;
Лермонтов-Кошевой урамы - мини-рынок;
Чайковский урамы, 6нчы йорт мәйданчыгы;

Чайковский- Промышленная урамы мәйданчыгы;
“Ихлас” мәчете каршындагы автотукталыш;

Ленинград урамы, 25 йорт- “Пятерочка+” кибете янында;

Володарский урамы, 11 нче йорт- тимер юл станциясе;
Гагарин урамы-базар артында
Шашин урамы, 40 нчы йорт ( “Старый гастроном”) мәйданчыгы.

Быел Яңа елга сату өчен Татарстанда 11 меңнән артык эре төрле чыршы үстерелгән. Бу хакта республика Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты хәбәр итә.
Татарстанда ел саен «Чыршы» оператив-профилактик чарасы уздырыла. Быел ул 20 декабрьдә старт алып, елның соңгы көнендә тәмамланачак.
Операция кысаларында, урман биләмәләрендә патрульлек итү оештырылачак. Сүз уңаеннан, агачны законсыз кискән өчен гражданнар 3 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр штрафка тартылачак. Вазыйфаи затларга - 20 дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф гамәлдә булачак. Шулай ук хокук бозучы китерелгән зыянны да капларга тиеш була.

 

Розалия Мостафина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев